Ачудан котырган хатын бер айлык баласын идәнгә бәргәләп үтергән
26 яшьлек хатын үз гаебен тулысынча таныган.
Томск шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек хатынны бер айлык кыз баласын үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фаҗига 2018 елның февралендә була. Тикшерүчеләр фаразлаганча, ир белән хатын көн буе спиртлы эчемлекләр салгалап утыра. Талаша башлагач, ир өйдән чыгып китә. Хатын исә бик каты усалланып кала.
Ачудан котырган хатын бала кроватендә ятучы бер айлык сабыйны сөйрәп ала. Ана кеше баласын берничә тапкыр идәнгә бәргәли. Сабый имгәнгән һәм шунда ук үлгән, диелгән әлеге хәбәрдә.
Хәзерге вакытта вәхши хатын сак астында. Тикшерү барышында ул үз гаебен тулысынча таныган. Россия Тикшерү комитетының Томск өлкәсе буенча тикшерү органнары нәни бала үлеме буенча җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган. Эш судка тапшырылган.