Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ачкычны сул як күршеләрдә калдыр». Халык Фазлыевларда Яңа ел каршыларга җыена

«Яңа ел бәхетле ел буласын без беләбез. Шуңа күрә бергәләшеп Яңа елга әзерләнәбез», дип җырлап Азат ит турый, аннары иттарткыч аша чыгара. Ә Алсу ярымфабрикатлар ясап куя.

news_top_970_100
«Ачкычны сул як күршеләрдә калдыр». Халык Фазлыевларда Яңа ел каршыларга җыена
Салават Камалетдинов

«Дуслар, 31 декабрьдә безгә килегез. Манты, бәлеш, өчпочмак — барысы да булачак. Без генә өйдә булмаячакбыз. Рәхәтләнеп килегез», — дип шаярткан җырчы.

Инстачылар шаяруны кабул иткән.

«Бу хәтле тәмле әйберләр булгач, килмичә дә булмас инде?! Тик без өйдә генә утырырга уйлап торабыз әле»;

«Азат, бу кадәр каты чакыргач, килми дә булмас инде»;

«Рәхмәт, алайса 1-2 гыйнвар көнне килербез»;

«Адресыгызны языгыз, ачкычларыгызны куеп калдырырга онытмагыз»;

«Точно киләм, аннары мине талаганнар дип йөрмә»;

«Азат адресыңны яз, без үзебез кунак булырбыз. Ачкычны сул як күршеләрдә калдыр!»

«Барабыз чакырган җиргә, өчпочмак ашарга»;

«Чакыруыңа рәхмәт, килеп тормабыз инде», дип шаярган җырчының инстадуслары.

Хәтта кайберләре бергәләп тә килергә булган. «Ярар мин риза берүзем килеп утырырга, ул кадәр тәмле әйберләр булгач» дип язучыга икенчесе «мин иптәшкә киләм, үзегез генә куркырсыз», дип җавап язган.

Азатның болай шаяруын ошатмаучылар да комментарийлар калдырган: «Нигә өйдә булмагач чакырасың, болай чакыру килешми»; «Тамашачылар да шулай чакырмасыннар инде, концерт белән килегез, әмма без булмыйбыз дип.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100