Ач төлкеләр балыкчылар янына килеп сыйланган - видео
Кыргый җәнлекләр кешеләрдән куркып калмаган, бәке янындагы балыкларны "чәлдергән".
Төлкеләр берәмләп килеп, боз өстендә яткан балыкларны эләктереп китә. Ач хайваннар кырыйгарак китеп, балык белән сыйлана. Берничә минут эчендә бирегә дүрт төлке килә. Видеога төшерә торган
«Колянның бәкесе иң тәмлесе», — дип шаярта балыкчыларның берсе. «Монда бер якалык төлке атарга була», — дип кызыга икенчесе. «Бер якалык кына түгел, бер тун чыга», — дип төзәтә тагын бер балыкчы.