Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ач, пычрак, ялгыз: Яшь хатын нәни баласын көннәр буена үзен генә ташлап киткән

Күршеләр бүлмәдә көннәр буе бала елавын ишетеп торган һәм полициягә хәбәр иткән.

news_top_970_100
Ач, пычрак, ялгыз: Яшь хатын нәни баласын көннәр буена үзен генә ташлап киткән
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанның Октябрь районында 22 яшьлек хатынның балигъ булмаган баласын тәрбияләү рәвешен полиция хезмәткәрләре тикшерә. Бу гаилә турында күршеләре хокук саклаучыларга хәбәр иткән. Күршеләр тулай торактагы бүлмәдә сәгатьләр буена елап утырган бала язмышын тикшерүне сораган. «Башкортстан» телеканалы шул хакта хәбәр итте.

Полиция хезмәткәрләре килгәч, бүлмә ишеген ачучы булмый. Шалтыратып чакыргач кына, әни кеше өйгә кайта. Бүлмәдә ябыгып беткән, ач бала утыра, аның подгузнигы да тулы була. Биредә урын-җир җәймәләре дә юк, идәндә чүп капчыклары ята, антисанитария була. Өстәлдә дә, суыткычта да азык-төлек юк. Бала кулы җитәрлек урында пычаклар, башка очлы әйберләр тора. Бүлмә тәрәзәсе дә ярымачык, ул бикләп куелмаган. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иткәннәр.

Яшь әни бирегә Дәүләкәннән мартта күченгән. Аның ире көн саен эшкә китә, тик акча барыбер җитми. Хатын үзе дә эшкә чыга. Ир белән хатын иртәнге 9-10 сәгатьтә өйдән чыгып китәләр, нәни бала ялгызы гына кала. Аңа ашарга да бирмиләр, өстенә дә киендермиләр. 

Әни кеше үз сөйләгәнчә, бу хәл даими рәвештә кабатлана. Ул төш вакытында тиз генә кайтып, баласын ашатып китүен дә әйтә.

Баланы анасы белән бергә шәһәр балалар хастаханәсенә җибәргәннәр. Табиблар балада берничә авыру булуын ачыклаган.

Моңа кадәр дә бу хатын ана вазифаларын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган булган. 

Хәзер җинаять эше ачылган. Баланы анасы ризалыгы белән Республика балалар йортына урнаштырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100