Ач карынга ашарга ярамый торган җиде ризык
Ач карынга ашарга ярамый торган җиде ризык
Камыр ризыклары апатия, цитрус җимешләре гастрит, сөтле кофе бөерләрдә таш барлыкка китерә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Чүпрә. Чүпрә ашказанында газлар барлыкка китерә. Шуңа күрә ач карынга чүпрәле камыр ризыклары ашарга ярамый.
Йогырт. Бу продукттагы бактерияләр ризыкны эшкәртергә ярдәм итә. Әгәр ашаганга кадәр йогырт эчеп куйсаң, аларны ашказаны согы «йота» һәм файдасы калмый. Ач карынга йогырт ашауның бер файдасы да юк.
Кофе. Кофеин эләккәч, ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсына. Шуннан соң ашказаны согы эшләп чыгарыла. Бу сок ашказаны стенасын «ашый» башлый. Гастрит барлыкка килә. Кофеин үт куыгын да ялкынсындыра. Кофеинны сөт белән җиңеләйтү дә дөрес түгел. Кофе һәм чәй составындагы бөрештергеч матдәләр эреми торган кушылма барлыкка китерә һәм бөерләргә таш утыра.
Шикәр. Баллы продуктлар, банан тибындагы баллы җимешләр составындагы шикәр мизгел эчендә үзләштерелә һәм ашказаны асты бизен ярсыта. Ул исә инсулин эшләп чыгара. Шулай итеп кан составында шикәр күләме мизгел эчендә кими. Организм арганлык хисе, апатия тоя башлый.
Цитруслы җимешләрдә булган кислоталар ашказанының лайлалы тышчасын «ашый». Гастрит, сару кайнаудан, язвадан интеккән кешеләргә яңа сыгылган соклар эчүдән тыелырга кирәк.
Груша. «Груша иртән - агу, кичен - роза», дигән мәкаль бар. Грушада булган клетчатка ашкайнату органнарының лайлалы тышчасын имгәтә. Каты грушалар аеруча куркыныч, аларда клетчатка аеруча күп.
Хөрмә. Хөрмәдә авыр эшкәртелә торган җепселләр бик күп. Алар ашказаны һәм эчәклек моторикасын акрынайта. Авызны бөрештерә торган хөрмә аеруча куркыныч.