Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ач торуның файдасы турында сөйләүче блогер-веган организмы таушалу аркасында үлгән

news_top_970_100
Ач торуның файдасы турында сөйләүче блогер-веган организмы таушалу аркасында үлгән

Казан кызы – танылган блогер-веган Zhanna D`Art – Жанна Малайзия клиникасында үлгән. Үлү сәбәбе – организмы таушалу.

Жаннаның 7 мең дусты булган һәм ул дусларына веган диетасының файдасы турында сөйләгән. Ул 10 ел элек диетага килә. Башта балык ашый, ә 5 ел элек бары тик үсемлек ризыклары гына ашаган, аларын да – чи килеш. Ә соңгы 4 елда диетасын тагын да катгыйлата – бары тик җимешләр, көнбагыш орлыгы, җимеш сулары гына эчеп торган.

«Мин үземнең тәнемнең, акылымның көн саен үзгәрә баруын тоям. Мин «яңа үземне» яратам. Үземнең яшьтәшләремне күргәч, миңа күңелсез. Зыянлы ризык аркасында алар яшьләренә караганда олырак. Алар төрле чирләр аркасында тормыш мәгънәсен югалткан. Алар чынлыкта яшәми. Барысы да – нәрсәне дә булса үзгәртүдән курку аркасында», – дип язган кыз аккаунтында.

Кызның 15 ел элек ашказанында яман шеш була. Ул шушы шешне диета белән дәваланганы турында сөйләгән.

Соңгы елларда Жанна Малайзиядә яши. Соңгы көннәрдә кызның хәле авырая, һәм якыннары аны клиникага барырга үгетли ала.

Әмма 21 июльдә кыз үлә. Жаннаның мәетен инде бер атна Малайзиядән алып кайта алмыйлар икән.

Кызның әнисе Вера Самсонова «Вечерняя Казань» газетасына кызының үлеменең сәбәбе инфекция булырга мөмкин икәнен сөйләгән. Әмма ана фикеренчә, кызы инде веган диетасы белән таушалган булган – мондый хәлдә теләсә нинди инфекция үтерергә мөмкин. Вера Самсонова, кызының мәетен кайтаруны сорап, Россиянең Малайзиядәге илчелегенә мөрәҗәгать иткән, әмма әлегә кирәкле кәгазьләр юк дип, бу эш эшләнми икән.

Жанна Казан дәүләт мәдәният институтында укыган булган.

«Әнисен дә кызганыч, Жанна да кызганыч. Ул миңа бик кызыклы чи рецептлар күрсәтте. Аның ресторан ачасы килгән иде. Әмма минем Жаннаны чи ризык ашауның зыянлы икәненә ышандыра алмадым. Ул күзгә күренеп сулды. Аның бары тик шат күзләре һәм матур чәчләре генә ахмаклык аркасында коточкыч хәлгә килгән тәнен бизәп тора иде. Гафу итегез тупас язганга», – дип язган аның бер танышы.

«Мин аның үлемгә барганын 7 ел күзәттем. Без дуслар түгел идек, әмма бер тирәдә яшәдек. Берничә ел элек үк аның кыяфәте таушалган рәвештә иде, аяклары шешенгән, лимфасы ага… Аның атлап йөри алуы гаҗәп иде. Минемчә, һәр адымын ясау авыр булгандыр.

Аны өенә дәваланырга кайтарып җибәрделәр. Ул тагын качып китте.

Мин аны Пхукетта (Таиланд) күргән идем, котым очты. Мин аннан бер кат югарыда яшәдем, көн саен иртән аның мәетен күрермен, дип уйлый идем... Ахыр чиктә, мин аны дәваланырга күндерә алдым. Әмма ул өлгермәде. Мин табиб түгел, әмма минемчә, анда анорексия иде, психикасы бозылган, деменция кебек. Анализларында аксым – ноль, майлар – ноль, лейкоцитлар – искиткеч күп. Табиб моны «үле кеше анализлары» дип әйтте», – дип сөйләгән аның танышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100