Йокы сыйфатлы булсын өчен соңгы тапкыр ашау белән йокларга яту арасында 2–3 сәгать вакыт узарга тиеш. Әмма бөтенләй ач килеш тә йокларга ятарга ярамый. Бу хакта табиб-диетолог Наталья Лазуренко сөйләгән, дип яза RT.
Белгеч аңлатуынча, йоклар алдыннан артык күп ашаган очракта организм тулы ял режимына күчә алмый, чөнки ризык эшкәртүен дәвам итә. Шул ук вакытта йоклар алдыннан озак вакыт ач тору да зарарлы, бигрәк тә ул сигез сәгатьтән артык дәвам итсә.
Лазуренко сүзләренчә, кеше йокларга яткан вакытка кандагы глюкоза микъдары шактый кими. Аның урынын кортизол гормоны ала, һәм ул кешедә суыткычтагы ризыкны тикшереп карау теләге уята.
Диетолог фикеренчә, кичке ашка җиңел үзләштерелә торган аксымлы ризыклар сайлау яхшырак. Бу төнге гормоннарның җитәрлек күләмдә эшләп чыгарылуына ярдәм итә. Моңа мисал итеп ул майсыз балыкны, шулай ук ак итне – күркә яки тавык итен китерә.
Мондый ризыкларга авокадо мае яки әстерхан чикләвеге мае кебек файдалы майлар өстәргә киңәш ителә. Моннан тыш, кичке ашта яшелчәләр дә булырга тиеш. Алардагы клетчатка кандагы глюкоза дәрәҗәсенең кинәт күтәрелүен булдырмаска ярдәм итә, дип яза «Радио 1».