news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ач кеше чыннан да ачулы буламы?

news_top
Ач кеше чыннан да ачулы буламы?
Фото: © "Татар-информ"

«Ач кеше ачулы була» дигән гыйбарә бар. Чыннан да ач кеше ярсый торган буламы? Австрия һәм Британия галимнәре ясаган тикшеренү күрсәткәнчә, ачлык чыннан да кешеләрне агрессив һәм ярсулы итә.

Экспериментта 64 кеше катнашкан. Аларга ачлык дәрәҗәсен һәм хисләрнең төрле күрсәткечләрен 3 атна дәвамында көненә 5 тапкыр теркәп барырга кушканнар.

Тәҗрибә нәтиҗәләре буенча, ачлык аркасында кешеләр усаллана, ярсый, канәгатьләнү хисе түбәнәя. Моннан тыш, ачыкланганча, көн саен ачлык тирбәнешләре негатив хисләр китереп чыгара.

Шулай ук тәҗрибәдә катнашучы озак вакыт диета тотып, аннары гадәти туклануга күчкәндә дә шулай була икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар