Ач карынга бер стакан су эчү ашказанын «уятмый» - табиб аның файдасын кире кага
Иртән бер стакан су эчү сәламәтлек турында киң таралган киңәшләр исемлегенә нык кереп урнашты. Гадәттә, бу гади гадәт ашказаны-эчәклек трактын «уятырга» һәм аны нәтиҗәле көнгә көйләп җибәрергә ярдәм итә, дип санала. Әмма гастроэнтерологлар суга «тылсымлы» үзлекләр бирмәскә һәм уянганнан соң организмда чынлыкта нәрсә булуын аңларга чакыра. Бу турыда «Российская газета» яза.
Дәлилле медицина карашыннан, кешенең ашкайнату системасына эшли башлау өчен тышкы «кабызу» кирәкми. Ашказаны һәм эчәкләр төнлә «йокы режимында» тормый, аларның эшчәнлеге катлаулы эчке процесслар — нерв системасы, гормональ фон һәм рефлекслар белән көйләнә. Бу механизмнарның берсе дә уянуга ук мәҗбүри рәвештә су керүне таләп итми, дип яза гастроэнтеролог Мария Лопатина.
Ашкайнату тракты эшчәнлеген активлаштыру өчен чын сигнал — ризык кабул итү. Ашказанына азык керү белән табигый гастроколик рефлекс эшли башлый, ул эчәклек перистальтикасын көчәйтә. Нәкъ шуңа күрә күпләр бәдрәфкә бару теләген иртәнге аштан соң тоя, ә бер стакан судан соң түгел. Монда ашалган ризыкның күләме һәм составы хәлиткеч роль уйный.
Кайбер тикшеренүләр сыеклыкның эчәклек моторикасына аз гына йогынты ясавын күрсәтсә дә, бу эффектлар бик аз, шуңа күрә суны эч кату белән көрәшү яки системаны «эшләтеп җибәрү» өчен нәтиҗәле чара дип атап булмый. Иртән су эчү генә тышка чыгуны аерым рәвештә йомшартмый — нормаль консистенция саклансын өчен тәүлек дәвамында җитәрлек күләмдә сыеклык куллану мөһим.
Шулай итеп, иртән бер стакан су эчү — төннән соң сыеклык балансын тулыландырырга ярдәм итә торган гадәт кенә. Әгәр эчәклек сүлпән эшлсә, сәбәбен ач карынга су эчмәүдә түгел, ә башка факторларда эзләргә кирәк, диелә хәбәрдә.