Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ач авызыңны тиз генә!» – укытучы дәрестә укучыларга кәгазь ашаткан

news_top_970_100

Тольяттида 62нче мәктәптә укытучы ир-ат укучыларга кәгазь ашаткан. Ата-аналар социаль челтәрләрдә шул хакта зарланып яза. Аларның сүзләренчә, укытучы дәрес вакытында балаларны кәгазь ашарга мәҗбүр итә. Бу хәлне башкалар видеога төшереп ала. «Комсомольская правда» шул хакта яза.

Кадрлардан аңлашылганча, вакыйга Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресендә була. «Авызыңны ач. Ач авызыңны тиз генә», – ди зур гәүдәле ир-ат, парталар өстенә иелеп, парта артында үсмер малайлар утыра. «Хәзер аша», – ди укытучы.

Балалар кәгазь ашаудан качмакчы була, ләкин булдыра алмыйлар. Бер малайны ашаткач, укытучы башкасына күчә. Бала каршы килми, «үзем» дип, кәгазь кисәген чәйни башлый. Ләкин балалар артык борчылган кебек тоелмый. Аларның үзләренә дә кызык ахрысы, диелә хәбәрдә.

«Администрациядән 62нче мәктәпкә игътибар итүне сорыйм. Укытучылар укучыларга карата коточкыч мөнәсәбәттә. Укытучы балага көчләп кәгазь ашата. Бу нормальме?» – диелә видео янындагы постта.

Комментарий язучыларның бер өлеше укытучыны яклый, балалар аны мәҗбүр иткән, дип яза.

«Видеода конфликтның башы юк. Дәрес тыныч кына барганда, укытучы кинәт кенә кәгазь ашата башлавына ышанмыйм. Алар я шпаргалкадан күчергән, я шушы кәгазьләрне атышып уйнаган. Зарланып утырганчы, балаларны тәрбияләр идегез», – дип яза Иван.

«Укытучылар безгә указка белән дә, линейка белән дә бәргәләде. Без «ата-аналарга әйтерләр, өйдә каеш эләгер» дип курка идек. Ул чакта укытучыларга хөрмәт иде. Ә хәзер ата-аналар, тикшереп тә тормыйча, укытучыга каршы гариза яза. Нинди генә булса да, укытучыны хөрмәт итәргә кирәк», – ди Александр.

Шушы мәктәпне тәмамлаган Ангелина Ткаченко да укытучы хаклы дип саный. «Ул – иң яхшы укытучы, аны күпләр хөрмәт итә, мин үзем аның белән тәнәфестә чәй эчә идем. Укытучы тулысынча хаклы дип саныйм. Ул шаяртканга охшаган. Балалар да көлә бит. Бу – балалар ягыннан дорфалык инде. Бу видео авторы адекват булмаганга беркем гаепле түгел», – ди ул.

Башкалар исә, балаларның тәртибе нинди булса да, мондый ысулларны кулланырга ярамый, дип исәпли.

«Балалар ничек кенә шукланса да, аларга кәгазь ашату – кимендә педагогик гамәл түгел», – диләр.

Мәктәп директоры Светлана Голикова комментарий бирүдән баш тарткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100