Абзахиядә протест акциясе башланды. Кешеләр, илнең башкаласы Сухумда, капкаларны җимереп, парламент каршындагы мәйданга бәреп кергән.
Абхазиядә протест акцияләре инде күптән башланган иде. Берничә көн элек протестта катнашучылар илнең башкаласы янындагы Гумиста күперен томалап куйган иде. Сөйләшүләрдән соң, күпер ачылды.
Эш шунда: депутатлар Россия белән «инвестицион килешү ратификациясе» турында мәсьәләне карый. Бу канун кабул ителсә, Россия гражданнары Абхазиядә милек сатып алу хокукына ия булачак, һәм россиялеләр Абхазиядә бөтен милекне сатып алып бетерер, җирле халык бернисез калыр, дип куркалар. Абхазия оппозициясе һәм күпчелек халык бу законга каршы чыга. Бүген депутатлар бу мәсьәләне карарга тиеш иде, әмма закон кворум булмау аркасында каралмады. Абхазия парламенты сессиясенә 35 депутатның нибары 21е генә килгән. Тик җыелган халык бу килешүне көн кадагыннан алуны һәм эшләп бетерү өчен кире җибәрүне сорый.
Протест видеосы «База» Телеграм-каналында чыкты.
Кешеләр башта парламент янына җыела, әмма эчкә үтә алмый. Аннары парламент янына машина китереп, шуның белән бәрдереп капкаларны ачалар, һәм халык өере мәйданга агыла.
Узган язда, Абхазия хакимиятләре апартаментлар турында закон кабул итәргә тырышып карады. Бу – халыкның ачуын чыгарды, һәм республика президенты Аслан Бжания законны кире алды. Әмма хәзер оппозиция абхаз хакимиятләрен бу законны «Абхазия территориясендә юридик затларның инвестиция эшчәнлеге турында Россия белән ведомствоара килешү» аша үткәрергә омтылуда гаепли. Оппозиционерлар фикеренчә, бу килешүне Краснодар краеның элекке губернаторы Александр Ткачев белән бәйле структуралар төртеп кертмәкче була – закон аның мәнфәгатьләрен яклый. Ткачев кешеләре Гагра районында зур туристик комплекс төзи һәм җирле салымнардан, пошлиналардан азат итүне алга этәрергә тырыша.
Абхаз мәгълүмат агентлыгы «Апсны Пресс» хәбәр итүенчә, оппозиция белән сөйләшергә Эчке эшләр министры Роберт Киут, Иминлек хезмәте рәисе Темур Ахиба һәм Сак хезмәте җитәкчесе Дмитрий Дбар чыккан. Алар президент Бжаниягә оппозиция тәкъдимнәрен җиткерәчәк.
Җирле халык ни өчен апартаментлар төзүгә каршы?
Абхазия оппозициясе һәм халыкның күбесе башта кадастр өлкәсендәге законнарны җайга салуны таләп итә (алар сүзләренчә, хәзер җир кадастрында – бардак). Халык фикеренчә, торак төзелешен контрольсез арттыру аны Сочиның начар вариантына әйләндерәчәк, торакка бәя артачак, һәм абхазлар Россиядәге зур шәһәрләрдә яшәүче җитеш тормышлы кешеләр белән көндәшлек итә алмаячак, дип фаразлый.
Шулай ук Россия гражданнары паспорты белән грузиннар, шул исәптән 1992-1993 елларда Абхазиягә каршы сугышканнар да, Абхазиядә торак сатып ала башлаячак, дигән курку бар. Бу очракта болар барысы бергә демографик үзгәрешләр һәм яңа конфликтлар китереп чыгарачак, дип борчылалар. Коммуникацияләр проблемасы да бар – су, электр энергиясе бирү мондый йөкләнешкә бөтенләй дә әзер түгел, мәсәлән, узган кышта республикада ут сүндерүләр тәүлегенә 4 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр булган. Бу – яңа торак комплексларын һәм апартаментларны исәпкә алмаганда.
Бераздан баш күтәрүчеләр парламентка бәреп тә керә.