Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Абзар арты түгел»: Татарстанда авыл башлыгы чүп түгәргә маташкан машиналарны куып йөргән

news_top_970_100
«Абзар арты түгел»: Татарстанда авыл башлыгы чүп түгәргә маташкан машиналарны куып йөргән
Фото: https://chelny-izvest.ru

Тукай районының Новотроицк авылында билгесез кешеләр ике «КамАЗ» белән чүп алып килеп түкмәкче булган. Тик авыл җирлеге башлыгы Дамирә Габделхәева моны тиз арада күреп ала һәм законсыз чүплек ясарга ирек бирми, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Ул чүп түгүчеләргә каршы төшеп кенә калмый, ә чүпне түгәргә ирек бирмичә, машиналарны эзәрлекләп бара, дип хәбәр иткән Тукай районы администрациясе.

«Суровка авылы читенә килеп җиткәч, йөк машинасын йөртүчеләр чүпне түгәргә ирек бирмәсен аңладылар һәм китеп бардылар», – дип сөйләгән Дамира Габделхәева.

Авыл җирлекләре – абзар арты түгел, ә безнең уртак йортыбыз һәм без аны хөрмәт итүне, җимермәүне сорыйбыз, дигәннәр район башкарма комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100