«Абзагыздан көлмәгез» - Фирдүс Тямаев Малахов алып бара торган тапшыруда кунак булган
Җырчы Фирдүс Тямаев Андрей Малаховта кунакта булган – «Россия 1» телеканалында чыга торган «Песни от всей души» тапшыруында төшкән. Җырчы танылган алып баручыны һәм тапшыруда катнашучыларны тәмле чәк-чәк белән сыйлаган һәм, иң мөһиме – федераль телеканалда татарча җырлаган.
Фирдүс тапшыру алдыннан сторислар төшергән, ничә еллар сәхнә тотуына карамастан, үзенең бераз каушавын да яшермәгән. «Бераз дулкынланам, чөнки иң шәп тапшыруларның берсенә килдем. Русча сөйли белмәгәнгә дә каушыйм. Тик сез көлмәгез. Көлмәгез, абзагыздан. Русча белмәгәненнән көләргә ярамый», – дигән ул.
Тапшыруның мөхәррирләре алдан җырчының туган яклары Норлатка килеп тә видеолар төшергәннәр. «Авылда, 40 градус эсседә авыл көтүен куа-куа янып беттек. «Китәләрме болар бүген, юкмы?» – дип әни утыра. Кичке унга кадәр төшердек. Нык шәп булды», – дип көлә-көлә сөйли җырчы ул хакта да.
Тапшырудан соң да Фирдүс, язылучылары белән элемтәгә чыгып, барысының да әйбәт узуын әйтте.
«Аллаһка шөкер, тапшыру тәмамланды. Без тапшыруда үз җырларыбызны җырладык. «Сандугач»ны татарча-русча һәм «Алдама»ның бер куплетын башкардык. Баянда тагын җырламакчы идек, вакыт кысанрак булды. Болай матур булды, бүләкләр бирдек.
Барыгыз да матур теләкләр язгансыз, хәерле юллар теләгәнсез. Тапшыруга чакырулары белән горурланабыз, дигәнсез. Мин бик хисле кеше, һәр коментариегызны укып бардым. Барыгызга да Аллаһның рәхмәтләре яусын. Бик күңелле, бик матур булды, ләкин арылды», – дип сөйләгән Тямаев.