Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абыйсы вәхшиләрчә үтергән хатын йөкле булган

Ләйлә Абасованы абыйсы Мөнир Асадов үтергән дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Абыйсы вәхшиләрчә үтергән хатын йөкле булган
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге Котельники шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек Ләйлә Абасова Белая дача урамында һәлак булган. Аны үз абыйсы Мөнир Асадов вәхшиләрчә үтергән дип шикләнәләр. РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, Ләйлә һәм аның ире алдагы көнне генә Ләйләнең бәби көтүен белеп алган.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Җинаятьтә шикләнеп Ләйләнең 43 яшьлек абыйсын тоткарлаганнар инде. 

«18 мартта иртә белән Котельники шәһәрендәге күп катлы торак йорт ишегалдында 43 яшьлек ир-ат 40 яшьлек сеңлесенә пычак белән ташлана. Ир-ат хатын-кызның гәүдәсенең төрле урыннарына күп тапкыр пычак кадый. Яраланган хатын урында ук һәлак була», — дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетында.

Фаҗига урынында пычак табылган. Хәзерге вакытта мәрхүмәнең туганнарын сораштыралар, экспертизалар билгеләнгән.

РЕН ТВ хәбәрчесе Ләйләне үтерүнең шаһитлары, күршеләре белән очрашып сөйләшкән. Фаҗига якында урнашкан мәктәптә укучы бала каршында булган. «Мин мәктәп укучысы кычкырган тавышка йөгереп килдем. Шунда бардым. Карасам, анда бар җирдә кан», — ди канал әңгәмәдәше.

Ләйлә һәм аның ире өч бала үстерә. Шулай итеп өч сабый ятим калган, карындагы бала һәм аның анасы һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Бүген Мөнирне сак астына алу турында карар чыгардылар. "Сорау алганда гаепләнүче сеңлесен күптәнге гаилә низагы аркасында үтерүен әйтте", - дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий.

Бу кеше җинаять кылу турында бер ел чамасы план корып йөргән. Һөҗүм итәр алдыннан, ул берничә көн буена сөңлесе артыннан күзәткән. Якын арада аңа психолого-психиатрия экспертиза ясыйлар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100