Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абыйсы мылтыктан атып йөрәген яралаган нәни малайны табиблар коткарган

10 яшьлек балага абыйсы пневматик коралдан аткан.

news_top_970_100
Абыйсы мылтыктан атып йөрәген яралаган нәни малайны табиблар коткарган
https://pixabay.com

Әстерхан табиблары 10 яшьлек малайны үлемнән коткарган. Аңа абыйсы ялгыш кына пневматик мылтыктан аткан. Ядрә малайның йөрәгенә тигән. Бу турыда Әстерхан өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

«Балага өлкә балалар клиник хастаханәсендә ашыгыч рәвештә операция ясадылар. Вакыт минутлар белән санала иде. Йөрәк эченә кан саву аны теләсә-кайсы мизгелдә эшләүдән туктатырга мөмкин», — дип аңлатканнар ведомствода.

Хәзер малайны үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратыннан да алганнар инде, ул үзе ашый һәм эчә ала.

«Белгечләр сүзләренчә, баланың хәле авыр һәм стабиль дип бәяләнә, аның гомеренә куркыныч янамый. Табибларның фаразлары буенча, малайны ике атнадан өенә кайтарулары ихтимал. Аның туган көне август азагында, менә туган көнен өендә уздыруы да мөмкин», — дигәннәр министрлыкта.

Әлеге вакыйгадан соң полиция тикшерү башлаган. «Якынча версия буенча, ике туган — берсенә 10 яшь, икенчесе 1999 елда туган — икәүләшеп кибеткә җыеналар. Олы малай саксызлык аркасында энесенә атып җибәрә, ул мылтык корылмаган дип уйлый. Бу — бәхетсезлек очрагы», дип аңлатканнар матбугат хезмәтендә.

Ату коралы — пневматик винтовка, аны теркәү таләп ителми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100