Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Абыйны чәнчедем": Компьютер уены өчен бер малай абыйсына пычак кадаган

"Абыйны чәнчедем": Компьютер уены өчен бер малай абыйсына пычак кадаган

news_top_970_100
"Абыйны чәнчедем": Компьютер уены өчен бер малай абыйсына пычак кадаган
Мәскәүдә мәктәптә укучы бер малай абыйсын пычак белән чәнчегән. Туганнар компьютер өчен талашкан. Кем беренче уйныйсын килешә алмагач, бер малай пычакка ябышкан. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Абыйсын яралаганын аңлап алган малай, ярдәм сорап консьержка хатынны чакырган.

"Аңа кемдер пычак белән суккан. Бу - коточкыч. Мин калтырандым. Корвалол эчтем хәтта. Минем яныма килде: "Валя апа, мин абыйны чәнчедем. Ашыгыч ярдәм чакырыгыз әле, дип әйтте", - дип сөйли консьержка.

Имгәнгән баланы хастаханәгә китергәннәр. Ул энесен яклап та маташкан. Имеш, үзе ялгыш пычакка егылдым дип сөйләгән.

Күршеләре сүзләренчә, балалар әниләре белән генә яши. Бу гаилә турында начар сүз әйтмиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100