Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Абыйлы-сеңелле үлделәр». Югары Осланда бер хатын абыйсын янгыннан чыгарырга маташкан

55 яшьлек хатын яна торган йорттан башта карт әнисен алып чыккан, аннары абыйсын коткарырга дип кереп, үзе дә янып үлгән.

news_top_970_100
«Абыйлы-сеңелле үлделәр». Югары Осланда бер хатын абыйсын янгыннан чыгарырга маташкан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

8 гыйнварда 21.11 сәгатьтә Татарстанның Югары Ослан авылында шәхси йортта янгын чыга. Биредә ике гаилә яши. Йортның янмый торган ягындагы кешеләр үзләре чыгып котыла. Яна торган яктан 55 яшьлек хатын 75 яшьлек әнисен алып чыга. Аннары 50 яшьлек абыйсын эзләргә дип, кабат янгын эченә керә. Абыйсы да, сеңлесе дә ут эчендә калып, һәлак була. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне урамда күршеләр һәм кызы өйдән алып чыккан ана каршы ала. Әни кеше кызының ут эченә кереп китүен, анда улы да калуын сөйли.

Ләкин коткаручылар яна торган йорт эченә керә алмый. Бу вакытта тәрәзәләрдән ялкын ургылып чыга, өй түбәсе дә яна. Янгын күрше якка да, хуҗалык корылмаларына да күчү ихтималы була. Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәч, һәлак булган абый белән сеңелнең мәетләрен таба.

«Янгын 72 квадрат метрда иде. Якынча версия буенча, мичне куллану кагыйдәләрен бозу аркасында ут чыккан», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100