Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абыйларына кунакка килгән ике кыз тирән чокырдагы суда батып үлгән

Төзелеш компниясе эшләгәннән соң барлыкка килгән чокыр сулыкка әверелгән һәм балалар шунда су коенган.

news_top_970_100
Абыйларына кунакка килгән ике кыз тирән чокырдагы суда батып үлгән
https://pixabay.com

Чита шәһәрендә 14 һәм 15 яшьлек ике кыз бала сулыкта батып үлгән. Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсе тикшерү эшләрен башлаган. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Читаның Ингодинский районында ике кыз бала суда батып үлүе турында 21 августта кичке алтылар тирәсендә хәбәр иткәннәр.

Якынча версия буенча, 14 һәм 15 яшьлек ике кыз абыйларына кунакка килә. Алар якында гына урнашкан сулыкка су коенырга чыгып китәләр. Сулык Песчанка станциясеннән 200 метр ераклыкта гына урнашкан. Су коенган вакытта кызларның берсе бата башлый. Икенче кыз дустын коткарырга дип ташлана. Кызлар икесе бергә батып үлә.

Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр эшли. Кызларның мәетләрен водолазлар алып чыккан. Аларда көч кулланып үтерү билгеләре табылмаган. Мәетләрне судмедэкспертизага озатканнар.

Әлеге фаҗигане өлкә прокуратурасы да тикшерә башлаган. Төзелеш компаниясе төзелеш материаллары тапканнан соң, зур чокыр хасил булганы ачыкланган. Сулык шушы чокырда барлыкка килгән. Хәзер күзәтчелек органнары предприятиенең эшчәнлеген нормаларга туры килгәнме, җирләрне эшкәртү дөрес башкарылганмы икәнен ачыклаячак. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100