news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Абый алып кайтты» — нигә ире Ләйсән Таишеваны бәби тудыру йортыннан каршы алмаган?

Ләйсән кечкенә кызы Эмма белән бала тудыру йортыннан өйгә чыккан.

news_top
«Абый алып кайтты» — нигә ире Ләйсән Таишеваны бәби тудыру йортыннан каршы алмаган?
https://www.instagram.com/leysan_taisheva/

«Татар радиосы» алып баручысы, җырчы Римма Ибраһимованың кызы Ләйсән Таишеваның икенче тапкыр әни булуы турында язган идек. Ләйсәнне бәбие белән бала тудыру йортыннан өйгә чыгарганнар. Әмма бәбине өйгә алып кайту тантанасы Ләйсән күзаллаганча килеп чыкмаган. Ни өчен икәнлеген ул сторисларында сөйләгән.

«Бәби табу йортыннан болай итеп чыгармын дип уйламаган идем. Әлбәттә инде, безне ирем һәм улымның каршы алуларын теләгән идем. Ләкин алар узган атнада икесе дә ротавирус эләктерделәр. Әлегә алар өйдә юк, берничә көннән соң гына кайтачаклар. Шуңа күрә мине өйгә абый алып кайтты.

Егетләремне бик сагындым. Тагын берничә көннән без барыбыз да бергә булырбыз дип уйлыйм», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар