Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Абыстайдан чыга иде» — Әгерҗедә авылга асфальт юл салганда, бер әбине каток таптаган

17 май көнне Әгерҗе районының Салагыш авылында куркыныч фаҗига булган. Юлга җәелгән асфальтны тигезли торган техника 78 яшьлек Әлфия Булатованың өстеннән үтеп чыга. Алган тән җәрәхәтләреннән әби шул урында ук һәлак була. 

news_top_970_100
«Абыстайдан чыга иде» — Әгерҗедә авылга асфальт юл салганда, бер әбине каток таптаган
Фото архивтан. Әгерҗедә булган вакыйга урынында төшерелгән фото түгел

Бу көннәрдә Әгерҗе районыннан гел начар хәбәрләр ишетелеп тора. Май бәйрәмнәрендә Әгерҗе — Кызыл Бор юлындагы авариядә Кадрәк авылыннан 33 яшьлек укытучы һәм аның ике баласы һәлак булуы турында язган идек. 17 май көнне район халкын чираттагы фаҗига тетрәндерде. Салагыш авылы урамында 78 яшьлек Әлфия апа Булатова юл сала торган техника астына кергән…

Салагышта моңа кадәр асфальт юл булмаган. Үзәк урамны «цивилизацияләү» узган җәй башланып киткән. Шушы көннәрдә юлның өске катын җәеп, тигезләүгә керешкәннәр. Төзелеш эшләре белән «Брус» җаваплылыгы чикле җәмгыятенең Әгерҗе участогы шөгыльләнә. Авыр техника белән күршедәге Кадрәк авылыннан булган 42 яшьлек ир-ат идарә иткән. 

Үлем белән күзгә-күз очрашуның котылгысыз икәнлеген белеп яшәсәк тә, гадәттә, өлкән яшьтәгеләр әҗәл турында ешрак искә ала. «Урын өстендә ятмасам, кеше кулларына калмасам ярар иде», — дип тели. Әлфия апа да, вакыты җиткәч, тыныч кына мәңгелек йортка күчәргә өметләнеп яшәгәндер.

«Әнинең үлеме бик тә, бик тә аянычлы. Соңгы минутларын шундый булыр дип башына да китереп карамагандыр. Кичә ярырга алып баргач, әнинең бөтен гәүдәсен җыйганнар… 25 тонналы булган бит ул каток… Шул олы тәгәрмәчләр өстеннән үтеп чыккан аның», — дип әрни мәрхүмәнең кызы Венера Зарипова. 

Әлфия апаның күршедә яшәүче абыстай яныннан өенә чыгып килүе булган. Кызы сүзләренчә, Әлфия апа ялгызы гына торучы дустының хәлен белешергә һәр көнне кереп йөргән. Үзенә алып чыгып, мунчалар чабындыра торган булган.

«Әни ул көнне аларда чәй дә эчеп тормыйча, ашыгып чыгып киткән. Күрәчәгенә ашкынган кебек. Алар бер-берсеннән юл аша гына торалар. Араларында «Лилия» кибете бар. Асфальт салучының шул кибет тирәсендә эшләгән вакыты булган. Ул алга таба барганда әни җитешәм дип, юл аша чыгып калырга уйлаган күрәсең. Яңа җәйгән асфальтка аяк киеме ябышып калган да, егылган.Ул арада каток артка таба киткән. Алга-артка гел туктамый йөреп тора бит ул…

Венера ханымга кайгылы хәбәрне Чаллыда яшәүче кызы җиткергән. Авылның фельдшеры башта аңа шалтыраткан.

«Кызымның: „Әбине үтергәннәр“, — дигән сүзен ишетү белән әниләргә төшеп йөгердем. „Берәр әшәкесе акча сорап кергәндер дә, бирмәгәч, сугып үтергәннәрдер“, — дип уйладым. Урамга борылгач, кибет янында халык җыелганны күреп, шунда борылдым. Күңелем сизенде. Әнине трактор астыннан чыгарып, юлга сузып салганнар иде. Кул-аяклары сынып беткәнлеге күренеп тора, телләре чыккан. Шушы күренеш мәңгегә йөрәгемдә калыр инде. Өстенә егылып, еладым да еладым. Башкасын хәтерләмим дә, табиблар дару биреп кенә айныттылар. Тикшерүчеләр килеп, эшен бетергәнче, әнкәй 4 сәгать шул кызуда җирдә ятты. Бер дә көтмәгәндә булды шул. Чирләп ятса да бу хәтле читен булмас иде. Иртән ипигә дип төшкәндә, әни тәрәзәләрен алып, юып йөри иде. Күрешеп кайтып киттем. Көндезге бердә шушы хәбәрне әйттеләр», — ди ул.

Әлфия апа 1943 елда туган. Гомер буе колхоз эшендә дуңгыз фермасында, тавык фермасында эшләргә туры килгән. Тормыш иптәше Зөфәр абый белән бергәләп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Әлфия апаның үзе дә тормышның ачысын-төчесен татыган, бик күп кайгылар аша үткән. «2003 елда әтиебез яман шеш авыруы белән арабыздан китеп барды. Озак та үтмәде, бер-бер артлы ике энем үлеп китте. Олысының эчүчелек белән мавыга торган начар гадәте бар иде. 40 яшендә аны шул кара гүргә кертте. Кече энемнең дә вафаты бик фаҗигале төстә булды — нибары 39 яшендә иптәшләре кыйнап үтерделәр. 

Әни гомер буе бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булды. Күрше авылда яшәүче әбиебез (кайнанасы) сукырайгач, үзенә алып кайтып өч ел аны тәрбияләде. Кадер-хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озатты. Тормыш юлында авырлыклар күп күрде инде. 

Мин гаиләм белән икенче урамда яшим. Әни белән күрешмичә калганыбыз юк иде. Үзе дә гел безгә килеп йөрде. Башта миңа өч оныгын үстерергә ярдәм итте. Хәзер шәһәрдән кайткан оныкчыкларын караша иде.  

Тормышны яратты, шат күңелле булды. Бөтен кешегә ярдәмчел иде. Күрше-тирәләр йомышка гел әнигә йөгерделәр. Бөтен авыл халкы жәлләде аны», — ди Венера ханым. 

Венера ханым әнисен таптаган техника йөртүчене гаепләми. Әлфия апаны җирләгән көнне ул бөтен гаиләсе белән килеп гафу үтенгән, кайгыларын уртаклашкан. «Мин кешегә беркайчан да каты бәрелмим. Әти-әни дә шундый булдылар, безне дә шулай дип тәрбияләделәр. Балаларым аңа гаепләү сүзләре әйтә башлаган иде. Туктаттым. «Юк, алай итмәгез, бүген бу хәл аңа килгән, иртәгә сезгә килүе бар. Гел юлда йөрисез. Аны гаепләмәгез, дөнья бу», — дидем. Ул кешенең өч баласы бар. 28 майда олы улы армиядән кайтырга тиеш икән. Аны төрмәгә утыртып, мин әнине кире кайтара аламмы? Ул моны махсус эшләмәгән бит. Яши күрсен гаиләсе янәшәсендә, мин аңа начарлык теләмим. 

Ә менә ул эшләгән оешма җитәкчелегенә сорауларым бар. Беренчедән, алар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып эшли. Төзелеш барган урыннарга коймалар куелырга тиеш. Икенчедән, эшчеләрнең эш вакытлары 8 сәгать кенә булырга тиеш. Ә алар иртәнге 6да башлыйлар эшне, кичке 9да көчкә тәмамлыйлар. Бу эсседә шул вакыт юл салып кара әле, әлсерәп бетәрсең. Җитәкчеләре план артыннан куадыр инде, шуңа бу хәтле эшләтәдер юл салучыларны», — ди ул. 

Бәхетсезлек очрагы буенча «Төзелеш эшләре вакытында иминлек кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгуның сәбәпләрен ачыклый. 

Зариповлар гаиләсе «Брус» оешмасы җитәкчелегеннән гафу үтенү дә, кайгы уртаклашу сүзләре дә ишетмәгән. «Килүче дә, шалтыратучы да булмады. Алар белән суд аша аңлашырга туры киләчәк», — ди Венера ханым. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100