Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Абыйсын башсыз килеш җирләде». Бер ел элек югалган ир-атның башы кайда булуы ачыкланган

news_top_970_100
«Абыйсын башсыз килеш җирләде». Бер ел элек югалган ир-атның башы кайда булуы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

Новосибирск өлкәсендә яшәүче хатын бер ел элек абыйсын җирли. Ул чакта мәетнең башы булмый. Бер ел узгач, бу хатын абыйсының башын таба. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ольганың абыйсы Андрей 2021 елның 19 июнендә югала. Видеокамера язмаларында аны дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз алып китеп баруы, Андрейның ярымшәрә булуы күренә. Ир-атларның берсенең кулында мылтык була. Соңрак Андрейның мәетен зират тирәсендә табалар. 

«Кулында мылтык булган ир-атны тоткарладылар, ул абыйга атуын әйтте», – ди Ольга.

Тик мәетнең башы булмый. «Без аны башсыз килеш җирләдек. Башта аны «экспертларда калды» диделәр, аннары экспертлар алмавы ачыкланды, баш – юк. Башта безгә баш сөягендә ядрә эзләре булуын әйткәннәр иде. Шулай ук баш сөяге дүрт урыннан сынганын да әйттеләр», – ди бу хатын.

Ольга Россия Тикшерү комитеты рәисенә хат яза. Шуннан соң аны Тикшерү комитетына чакыралар, абыйсының башы Тикшерү комитеты архивында булуын, аның дәлил икәнен аңлаталар.

Ольга абыйсының башын суд карары чыккач кына ала алачак. Аннары аны абыйсы каберенә җирләргә җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100