Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абыйсы һәм дусты батуын күргән бала, куркып, урманга качкан һәм эзсез югалган

news_top_970_100
Абыйсы һәм дусты батуын күргән бала, куркып, урманга качкан һәм эзсез югалган
Фото: Бурятия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте, https://t.me/mvd_03

25 майда Бурятиядәге Селенга елгасы буенда 8 яшьлек малай югалган. Малай елгага абыйсы һәм аның дусты белән әти-әнисе рөхсәтеннән башка киткән булган. Олы малайлар суга кереп икенче ярга йөзеп чыгарга теләгән, ләкин бата башлаганнар. Кечкенә Ваня (исеме үзгәртелгән) бик курыккан һәм урманга таба йөгергән. Аның абыйсы белән дустын күршеләре коткарып калган, ә менә 2 нче сыйныф укучысын әлегә кадәр тапмаганнар. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.

Күршесе сүзләренчә, югалган малайның абыйсы һәм дусты, кызык ясап, елга аша йөзеп чыгарга теләгән. Ләкин Ваня, куркып, яр буенда калган.

– Хәзер су күп түгел, шуңа күрә елгада зур булмаган утраучык күренә. Малайлар башта аңа барып җиткән, аннары икенче ярга таба йөзә башлаган. Ләкин малайларның берсе бата башлаган. Икенчесе ярдәмгә ташланган, һәм ул да тончыга башлаган, – дип сөйли күрше хатыны.

Бәхеткә, янәшәдә генә күршеләре булган, ул малайларны коткарган. Ул мәктәп укучыларын судан тартып чыгарганда, Ваняның калкулык буйлап куакларга, урманга таба йөгергәнен күреп калган. Ваня, абыйсы һәм аның дусты батып үлгән, дип курыккандыр, шуңа качкандыр, дип уйлый туганнары.

Эзләү отрядлары Ваня яшеренгән булырга мөмкин булган урманны, шулай ук елга ярын тикшерүне дәвам итә.

– Ваняның эзләре яр буенда бетә, дип хәбәр иттеләр. Әлегә төгәл берни дә билгеле түгел. Ләкин мин улымның батып үлүенә ышанмыйм, – дип сөйли күп балалы әни.

Гаилә хәзер өстәмә волонтерларга һәм вертолетка мохтаҗ. Бурятия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсендә баланың югалуы факты буенча җинаять эше кузгатылган. Район прокуратурасы эшне тикшерү барышын контрольдә тота, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100