Ленинград өлкәсенең Приозерск шәһәрендә 2 яшьлек кыз бала өстенә телевизор төшкән, сабый һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Фаҗига 13 декабрьдә була. Урынга килгән фельдшер полициягә хәбәр итә.
«Наряд фатирда 2021 елда туган кыз бала мәете тапты, ул Таҗикстан Республикасында туган», – диелә хәбәрдә.
Кыз бала 3 яшьлек абыйсы белән уйнаган. Шуннан соң аның өстенә телевизор төшкән.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.