Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абыйлы-энеле ике нәни малайны машина таптаган, кечесе үлгән, зурысы йөри алмый

news_top_970_100
Абыйлы-энеле ике нәни малайны машина таптаган, кечесе үлгән, зурысы йөри алмый
Фото: Иркутск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы видеосыннан скриншот

Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә абыйлы-энеле 7 һәм 11 яшьлек ике малайны җәяүлеләр кичүендә машина таптый. Энесенең үлгәнен күреп торган абыйсы да бик нык имгәнә, ул хәзер урында гына ятып тора. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

11 яшьлек малайны табиблар коткара, аны санавиация белән Иркутск хастаханәсенә китерәләр.

«Без дәвалануны дәвам итәбез. Иртәрәк чыгарырлар, дип өметләнгән идек, ләкин анализлар бик үк яхшы түгел», – ди малайның анасы Евгения.

2 апрельдә көндез аның 2 улы җәяүлеләр кичүе аша юлдан чыгып бара. Шул чакта балаларны машина таптый. Моны видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Соры төстәге машина балаларны уздырып җибәрүе күренә. Малайлар йөртүчегә рәхмәт әйтеп, кул болгый, адымын тизләтә. Шул чакта коточкыч хәл була – зур тизлектә килүче «Тойота» балаларны бәрдереп китә. Алар икесе дә өскә атыла, аннары юлга барып төшәләр. 7 яшьлек малай беренче бара торган була…

Урынга килгән табиблар 7 яшьлек малайның үлемен раслый, 11 яшьлеген хастаханәгә алып китәләр.

«Улымның 2 аягы да сынган. Ул йөри алмый, мин хастаханәдә гел аның белән. Алда – озын тернәкләнү юлы, катлаулы реабилитация. Яңадан йөрергә өйрәнергә кирәк. Хәзер хәле бераз яхшырды, аның өйгә кайтасы килә», – ди Евгения.

Балаларны таптаган машина йөртүчесе качып йөрми, ул ЮХИДИ экипажын көтеп тора. 29 яшьлек бу ир-ат тыныч һәм кыска җаваплар бирә. «Ни булды?» – дигән сорауга, «Алдагы машинаны җәяүлеләр юлында узарга чыктым», – дип әйтә.

Бу кеше Усть-Илимск шәһәрендә яши. Авария вакытында аек була. Җинаять эше ачылган.

7 яшьлек малайны җирләгән көнне Тулунда яшәүчеләр урамга чыгып, тротуарлар буйлап басып, мәетне озаталар. Тынлыкны елаган тавышлар гына бүлә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100