news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Абыйлы-энеле ике бала өй янында күлдә балык тотканда батып үлгән

news_top
Абыйлы-энеле ике бала өй янында күлдә балык тотканда батып үлгән
https://www.pexels.com/

Төмән өлкәсендә 6 һәм 10 яшьлек ике малай ясалма күлдә батып үлгән. Абыйлы-энеле туганнар балык тотарга килгән булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ясалма күл алдан казылган зур чокыр урынында барлыкка килгән. Балаларның мәетләрен судан водолазлар алып чыккан. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Фаҗига Решетниково авылында була. Балалар өй янындагы күлгә балык тотарга көндез чыгып китә, ләкин әйләнеп кайтмыйлар. Балалар тирәнлеге 4 метр булган чокыр төбенә ничек төшеп киткәне әлегә билгеле түгел.

Судагы мәетләрне узып баручы өлкәннәр күреп алган. Аннары урынга полиция һәм водолазлар килгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар