
Башкортстанның Ишембай шәһәрендә югалган абыйлы-энеле Азат һәм Ришат Локмановның үлеме сәбәбе билгеле булды. Бу турыда newsbash.ru республиканың Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Октябрь башында Азат белән Ришат Ишембай шәһәреннән машинага утырып чыгып китәләр һәм хәбәрсез югалалар. Аларның туганы полициягә мөрәҗәгать итә, ир-атларны 12 октябрьдә эзли башлыйлар.
Мәетләрне ике атна чамасы вакыт узгач табалар. Басма чыганагы белешмәсе буенча, туганнар юл һәлакәтендә үлгән.
21 октябрьдә Ишембай районындагы сулыкта машина табыла. Машина эчендә ике ир-ат мәете була. Эчке эшләр министрлыгы шул хакта хәбәр иткән.
Якынча версия буенча, машина йөртүче идарәсен югалткан һәм юл кырыена төшеп капланган, аннары суга төшеп киткән.
Башкортстанда югалган абыйлы-энеле туганнарның мәетләрен тапканнар, дип язган идек.