«Әтине кайчан алып кайтасың, дип, улы йөгереп чыккан» – Илнар махсус операциядә һәлак
Шагыйрь, Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Рүзәл Минһаҗев махсус операциядәге дусты, Тукай районы Мусабай-Завод авылы егете Илнар Миннехуҗинны соңгы юлга озаткан. Илнарны туган авылына алып кайтып җирләгәннәр.
Илнар мобилизациягә эләкте дә безнең Мөслим егетләре белән хезмәт итте. Бик тырыш, булган, төптән уйлап эшли, беркайчан да югалып калмый торган, көчле рухлы егет иде Илнар. Чын патриот, чын герой. Авылында төпләнеп, йорт салды.
Алар, мобилизация башлану белән, иң авыр нокталарда булдылар. Яз көне бик каты атакага эләгеп, бернәрсәсез калдылар. Казаннарына кадәр тишелеп ярылган иде. Без, 2 көн эчендә халыктан ярдәм җыеп, «Нива» машинасы, тепловизорлар – бер фура әйбер илттек. Сөенечтән елый-елый каршы алганнары әле дә күз алдымда тора… Алар шушы «Нива» белән бик күп кешеләрнең гомерләрен саклап калдылар.
Илнарны югалтуыбыз бик кызганыч… 5 яшьлек улы, 7 яшьлек кызы калды. Безнең тагын бер дус егетебез, аларга кереп, гел посылка ала иде. Отпускка да Илнарны ул алып кайткан иде. 2 көн элек аларга кергәч: «Абый, син минем әтине кайчан алып кайтасың?» – дип, улы йөгереп чыккан… Ул вакытта һәлак булганы билгеле иде инде. Сабыйлар әтисез калды…
Оркестр белән зурлап озаттык…Туган нигезенә дә алып кердек. Бу кайгыны сөйләп аңлатып кына булмый. Тормышны сөйрәп алып бара торган егет иде ул. Бу – Илнарның гаиләсе өчен генә түгел, барыбыз өчен дә зур югалту. Инде менә ничә көн кулымнан эш төште, бу фаҗига йөрәккә бәрде…
Алар барысы да – авырлык килгәч танышкан егетләребез. Илнар мине «шагыйрь» дип йөртә иде. «Шагыйрем алып биргән «Нива» бит бу», «Шагыйрькәем, кайчан киләсең?» – дип көтеп тора иде.
Безнең өчен кешенең кайсы районнан булуы мөһим түгел. Беркайчан да районнарга бүлгән булмады, безнең өчен аларның һәрберсе кадерле. Барган саен 500 егеткә посылка алып барабыз. Юлда кем очрый, барысына да биреп калдырабыз. Флаглар, татарча җырлар белән флешкалар алып барып, рухларын күтәрергә тырышабыз. Тик кызганыч, алар безне сакласа да, без аларны саклап кала алмыйбыз шул.
Минем өчен иң авыры – гуманитар ярдәм алып барганнан соң егетләр яныннан кайтып китү. Аларның күзләрендәге сагыш, моң үтерә мине… Ул егетләрнең күзләреннән аккан яшь…
Менә шулай табутлар кайту да күңелне бик сындыра. Кеше гомере бер көнлек, чәч бөртегендә генә эленеп тора инде менә. Бер көнлек дөньяда яшибез, шунда да бер-беребезне рәнҗетәбез, туганның кем икәнен белмибез, күршеләр белән ярты метр җир өчен тарткашабыз, төп нигезне җидегә бүлеп ятабыз… Оят, хурлык инде…
Мин «тегендә» барып кайткач, егетләрнең ничек итеп чын йөрәктән сөенгәннәрен күрәм… Кешеләрнең яшәү өчен ничек тырмашканнарын күрәм.. Без монда оҗмахта яшибез, тыныч тормышны кадерли һәм шөкер итә генә белмибез. Минем бердәнбер теләгем – безнең илдә мондый хәлләр була күрмәсен, моннан да куркыныч әйбер юк.
Инде, Аллаһка шөкер, халкыбызда мәрхәмәт хисе уянды. Зур-зур фураларны 3 көн эчендә тутырабыз. Таш бәгырьләр дә эреде, элек 50 тиенен кызгана торган кешеләргә кадәр ярдәм күрсәтә. Бу хәлләр, бәлки, безне берләштерергә, күктән җиргә төшерергә Аллаһның бер сынавыдыр, – дип сөйләде Рүзәл.
Рүзәл дусты Илнарга багышлап шигырь дә иҗат иткән:
«Кулларыңны кыса алмам инде,
Өзелде бит бүген аралар...
Очрашулар калды тик хәтердә,
Калды бары тирән яралар...
Күзләреңә карый алмам инде,
Тоя алмам яшәү шатлыгын...
Үзең белән алып киттең шул син
Бу тормышның нурын, аклыгын...
Иңнәреңнән бер кочаклап алып,
Әйтә алмам хөрмәт сүземне.
Тик барыбер синнән көтәм киңәш,
Офыклардан алмый күземне...
Кемнәргәдер әле соң түгелдер,
«Дустым» диеп янып-көяргә...
Йөрәк пешкән дөнья утларында
Ахыргача бергә, дияргә...
Бер-берегезне, зинһар, кадерләгез,
Өзелмәгән чакта гомерләр...
Күз йомганчы үтеп китә тормыш,
Кала икән бары күмерләр...
«Халкым!» диеп типсен йөрәгегез,
Үкенүле утта янмагыз...
КЕШЕ булып яшәү – үзе бәхет,
Соңламагыз, зинһар, аңлагыз…»