Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Абый, син безгә олы терәк идең!»: Актанышта танылган тренер Галимҗан Мансуров вафат

news_top_970_100
«Абый, син безгә олы терәк идең!»: Актанышта танылган тренер Галимҗан Мансуров вафат
Фото: aktanysh-rt.ru

Бар гомерен спортка багышлаган, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән Галимҗан Мансуров вафат, дип яза «Актаныш-информ».

«Аның исеме район спорт тарихына җуелмаслык хәрефләр белән язылган. Галимҗан Хәбибҗан улы остаз гына түгел, күп буыннар өчен дөрес юл күрсәтүче, терәк, дус һәм үрнәк иде. Аның канаты астында бик күп спортчылар беренче чыныгу алып, бүген дә зур җиңүләргә ирешеп киләләр.

Галимҗан Хәбибҗан улының туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Районыбыз өчен зур югалту. Аның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын», – диелә хәбәрдә. Аңа 71 яшь булган.

Галимҗан Мансуров «Лачын» спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән. Спортчының вафаты турындагы хәбәр «Актаныш муниципаль районы советы» «ВКонтакте» төркемендә дә чыккан. «Рәхмәт фәрештәләре каршы алсын абыебызны! Рухы шат, яткан урыны нурлы булсын! Абыебыз, син безгә олы терәк идең!» – дип язган мәрхүмнең туганы Флүсә Сабирҗанова.

«Галимҗан абыйның урыны оҗмахта булсын, авыр туфрагы җиңел булсын. Бик яхшы укытучыбыз иде», – дип язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100