Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Абый калды, үзе кайта алмый». Ике малайга бал кортлары ташланган, табиблар 465 ук алган

news_top_970_100
«Абый калды, үзе кайта алмый». Ике малайга бал кортлары ташланган, табиблар 465 ук алган
Стәрлетамак балалар хастаханәсе, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанда балаларга бал кортлары һөҗүм иткән. Табиблар балаларның тәненнән 465 бал корты угын алган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Ишембай районының Әхмәр авылында 26 июньдә абыйлы-энеле 2 малай үзләре генә урман аланына бара. Биредә аларга йорт бал кортлары күче һөҗүм итә. Кортлар балаларны бик күп тапкыр чага. 8 яшьлек кече малай бал кортларыннан качып китә ала. Ул өйгә кайта һәм абыйсының урманда калуын, үзе кайта алмавын әйтә. Малайларның атасы һәм туган абыйсы урманга бара, алар бал кортларын куып, баланы коткара.

Малайларны авылда медпунктка алып киләләр. Шунда беренче ярдәм күрсәткәч, «ашыгыч ярдәм» белән Стәрлетамак балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә илтәләр.

«Балаларны тәҗрибәле табиблар командасы коткарды. Реанимациядә балаларның аяклары, куллары, аяк табаннары, бите, колаклары, чәч араларыннан 465 бал корты угын алдылар», – дигәннәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

Хәзер малайлар хастаханәдә, хәлләре яхшыра, аларның гомеренә куркыныч янамый. Дәвалау дәвам итә.

«Хәзер бал кортларының балаларга ни сәбәпле ташлануын ачыкларга кирәк. Малайлар тулысынча терелгәч, алар белән сөйләшербез.

Гомумән, бал кортларыннан ераграк булырга тырышыгыз. Йорт бал кортлары ник урманда булган – белмим. Бәлки, шунда нектар җыйганнардыр. Ләкин балаларга һөҗүм итү сәбәбе билгесез.

Бу – аерым бер чагу гына түгел, бик күп тапкыр чагу.

Әлбәттә, балалар урамга чыгарга тиеш, ләкин урманга өлкәннәрсез бару ярамый. Бәхеткә, бу очрак яхшы тәмамлана. Тик җитди очраклар да бар. Күптән түгел генә битен 1 тапкыр бал корты чаккан бала китерделәр, анда анафилактик шок билгеләре бар иде.

Безнең очракта малайларда бал корты агуын аллергия булмаган», – дигәннәр хастаханәдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 июль 2023
    Исемсез
    Хэй житэргэ олгерми, шул бал кортларыннан зыян Курэ башлыйбыз. Урамга,бакчага чыгып Эш Эшли торган тугел. Аллергия миндэ. Кемдер акча Эшли, кемдер тилмерэ. Бернинди закон юк!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100