Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Абый белән дә, башка авылдашлар белән дә йөрдем». Хыянәтче хатынны ире атып үтергән

news_top_970_100

Дагыстанда хатыны хыянәт итүе турында сөйләгәч, ир коралга ябыша. Бергә яшәгән 15 ел гомер сызып ташлана. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир хатыннан бик көнләшә һәм башка ир-ат белән очрашуын ишеткәч, хатыннын башына ата.

Алар озак еллар бергә яши, соңгы арада исә татулык бетә. Ир гел көнли, хатын тугрылыгын исбатлаудан арый. Бер көнне ир хатынны өйдән куып чыгара, хатын ата-анасы өендә яши. Ләкин ата-аналары ир белән хатынны балалары хакына дуслаштырырга тели.

Шулай итеп, ир белән хатын кабат бергә яши башлый. Беренче көнне алар төн буе сөйләшеп чыга, ир тагын хатынын хыянәттә гаепли.

«Гайбәтләр тынгы бирми, кич белән тагын шул темага сөйләшә башлый. Хатын, һәрвакыттагыча, барысын да кире кага. Ир белән хатын иртәнгә кадәр сөйләшеп утыра, ләкин соңыннан ир ни турында сөйләшкәннәрен искә төшерә алмый, – диелә җинаять эше материалларында. – Иртәнге 9 тирәсендә уллары – мәктәптә, кызлары ирнең ата-анасына китә. Ир тагын хатыннын кем белән хыянәт итүен сорый. Хатын туганнан туган абыйсы, башка авылдашлары белән йөрүен әйтә».

Ир бик ярсый, алар талаша, ир аерылышу таләп итә. Хатын исә шантажга керешә. «Хатын хыянәтен әйткәч, ир аерылышу сорый. Ләкин хатын каршы төшә, әгәр ир судка барса, ул аны кимсетәчәген әйтә. Ирне дә, ирнең атасын да «ир түгел!» ди», – ди тикшерүчеләр.

Хөкем ителүче ир сүзләренчә, ул ярсый, хатынның артыннан ата. Аткач, хатын йөзтүбән егыла. «Мин ядрә аның башы артына керүен күрдем», – ди ир.

Аннары ир өйдән чыгып китә, коралын елгага ыргыта. Аннары ул балаларын ятим калдыруын аңлый. Өйгә кайтышлый, барысын да абыйсына һәм апасына сөйли.

Суд бу ир-атны 7 елга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100