news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Абый 23 яшендә, авырып, мәрхүм булды...»: Олег Фазылҗанов концертында тормыш фәлсәфәсе

Түбән Каманың Яшь тамашачылар театры залында Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Олег Фазылҗановның «Гомер зая узмасын» дип исемләнгән концерты булды.

news_top
«Абый 23 яшендә, авырып, мәрхүм булды...»: Олег Фазылҗанов концертында тормыш фәлсәфәсе
Фото: © «Татар-информ», Милена Новикова

Тамашачылар арасында урта, олы яшьтәгеләрнең күплеген күрдем. Монда Олег Фазылҗановның иҗатын яратып күзәтеп баручылар да, артист белән танышырга теләп, беренче тапкыр концертына килүчеләр дә бар иде. Шундыйларның берсе – Нина Ханнанова. Аны концертка дусты чакырган:

«Үзебезнең керәшен, әйдә барабыз Олег Фазылҗановның концертына», – диде дустым. «Мин аны белмим бит», – дим. «Менә белерсең, шундый матур җырлый», – диде. Барыр алдыннан аның җырларын тыңладым. Шуннан соң «барам» дидем. Иптәш кызларымны да чакырдым. Килделәр. Миңа ошар дип уйлыйм, – дип сөйләде ул.

«Абый 23 яшендә, авырып, мәрхүм булды»

Бераздан концерт та башланып китте. Сәхнәгә Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов чыкты. Аның артында 2 гармунчысы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Вәлиев һәм халыкара конкурслар лауреаты Илнур Камалов урнашты.

Түбән Кама – Олег Фазылҗанов сәхнәдә беренче ныклы адымнарын ясаган, матур яшьлек еллары үткән шәһәр. Биредә артист 1990 еллардан 2004 елга кадәр яшәгән һәм эшләгән. Шуңа күрә беренче җыры да Түбән Кама турында булды. Җырдан соң ул тамашачыларга үзенең бераз гына дулкынлануын яшермичә: «Элек эшләп киткән җиреңә кайтып имтихан тоту бик авыр ул», – диде.

Чираттагы җыры тормышындагы зур югалтудан соң туган «Белми калдым, күрми калдым» иде.

Абыем 23 яшендә, авырып, мәрхүм булды. Шул вакытта күңелемдә җыр туды. Мин аны чыгармадым, беркемгә дә күрсәтмәдем. 2020 елда пандемия вакытында иптәш малай белән шул җырны гармунга җырлап интернетка куйдык. Аны бик күп кеше караган һәм яратып калган. Шуннан соң мин ул җырны яздырырырга булдым. Сезгә ошармы юкмы, тыңлап карагыз әле, – дип сөйләде ул.

«Син хайванга чыкканчы, берәр шайтанга чыккан булсам...»

Артистның иң зур куркуларының берсе ул – зал җыелмаудыр. Олег Фазылҗановны та Түбән Камага килер алдыннан шушы мәсьәлә борчыган. Әмма борчылуы юкка: залда буш урыннар калса да, халык шактый күп җыелган иде.

Иң беренче билет алучыларга бүләк тапшырдылар. Сәхнәгә Мария һәм Анатолий исемле яшь пар чыкты. Нинди бүләк булгандыр – анысын күрмәдек.

Олег Фазылҗанов парның ничә ел бергә гомер итүләре турында сорады. «12 ел», – дип җавап кайтарды алар. Башка тамашачылар да кушылды. Кем – 41, кем – 43, кем «45 була бугай инде» диде. Шул уңайдан Олег Фазылҗанов кызык мәзәк сөйләде: «Хатын: «Син хайванга чыкканчы, берәр шайтанга чыккан булсам», – дип әйтә икән. Ире әйтә ди: «Чү-чү, төкер, туганга туган өйләнергә ярамый».

Халыкны көлдереп алганнан соң, гаиләләргә багышлап, «Йөрәгемнең иң түрендә» дигән җырны башкарды. «Әле ярый син бар, әле ярый син бар, дип утырыгыз», – диде ул җырлар алдыннан.

«Биючеләрнең икесенә – 120 яшь»

Биючеләрнең карьерасы гадәттә бик кыска була, әмма Олег Фазылҗанов концертында катнашкан Татарстанның атказанган артистлары Сания Фәйзуллина белән Григорий Сергеев – искәрмә. Алып баручы Евгений Максимов: «Аларның икесенә – 120 яшь, ягъни һәрберсенә 60ар яшь», – дип сөйләде. Сәхнәдә үзләрен тотышлары, төгәл, матур хәрәкәтләре, эмоцияләре белән әсир иттеләр. Алар башкаруында татар һәм керәшен биюләрен карадык.

Аннары сәхнәгә автор-башкаручы Илһам Вәлишин чыкты. Ул безне кыска гына вакытка 1990 елларга алып кайткан төсле тоелды. Кулында – электро-гитара, җырлары да шушы чорны чагылдыра.

Икенче бүлек татар һәм керәшен җырларыннан торды. Олег Фазылҗанов керәшен киеменнән чыкты. Аның башкаруында «Әкрен кирәк» (Кәвәл авылы көе), «Бас әле станокка» һәм «Кара урман» кебек халык җырлары яңгырады.

Бу өлештә тамашачыларны җырлатып та, биетеп тә, сыйлап та алдылар. Биючеләр Сания Фәйзуллина һәм Григорий Сергеев, 2 поднос күтәреп, халык арасына төште. Подносларында – бер-берсенә өелгән төрле төсле урамалар иде. Биючеләр рәтләр буенча китте. Бу күренеш бик озакка сузылды кебек тоелды. Аннан тиз генә булмаячагын аңлап, подносларны халыкның үзенә үк калдырылар. Концерт дәвам итте, поднослар «йөри» торды.

«Бер аягыңда итек, берсендә кәлүш иде»

Халык та буш кул белән килмәгән. Күзгә күренгәннәреннән – авыл сөте, әби пешереп җибәргән торт, чәчәкләр, пакет эчендә күчтәнәчләр алып менделәр. Хәтта Раиса исемле тамашачы бәлеш пешереп тә килгән. Ул аны концертның ахырында тапшырды. «Иң беренче сине кайчан яраттым, беләсеңме? Концертыңа әнине алып килдем. Сәхнәгә астан мендең. Бер аягыңда итек, берсендә кәлүш иде. Хәтерлисеңме? «Нәрсәгә болай киендегез, дип әйтсәгез, һава торышы бүген әз генә карлы-яңгырлы була. Кар яуса – итек, яңгыр яуса – кәлүш белән, дип әйттең. Шуны әни ничә еллар искә алды. Мин шуннан соң синең өчен җанатып калдым», – дип сөйләде ул, сәхнәгә менгәч.

Олег Фазылҗанов мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләргә бушлай билетлар тапшырган. Әни белән кыз сәхнәгә менеп рәхмәтен дә белдерде. Кыз бала Олег Фазылҗановка ясаган рәсемен бүләк итте.

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Эльмира Гыйльметдинова Олег Фазылҗановны җитәкчеләре Тамара Баһаветдинова һәм җәмгыять исеменнән котлап, Рәхмәт хаты тапшырды.

«Түбән Кама тарихында күрелмәгән хәл»

Тамашачылар арасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүр Гайнемөхәммәтов та бар иде. Ул да сәхнәгә менде. Олег Фазылҗанов аны «минем укытучым» дип таныштырды. Флүр Гайнемөхәммәтов:

«Бу нәрсә майтарыр икән» дип, кызыксынып, беренче тапкыр концертыңа килдем.

Ул Түбән Камада бер бәләкәй генә революция ясады. 1990 елларда кайсы җырчы үзен сәхнәдә тынычрак тота, шул яхшы дип саный идек. Зиннур Нурмөхәммәтовны «маймыл кебек сикерә» дип әйтәләр иде бит. Олег та шулай сикереп-сикереп җырлый башлады. Бу – Түбән Кама тарихында күрелмәгән хәл! Шунда аны шаккатып сөйли башладылар: «Сәхнәдә үзен ничек тота?!», «Сәхнәдә яши!» – дип.

Казанга баргач «атказанган артист» исемен алгач, эстрада аны ныграк тартты. Түбән Кама аның өчен этәргеч булгандыр дип уйлыйм, – дип сөйләде.

Концертта Чаллыдан игезәкләр Алинә һәм Динә Гарифуллиналар да чыгыш ясады. Алинә Гарифуллина Олег Фазылҗанов белән 20 ел таныш булулары турында сөйләде.

Без 25 ел зур сәхнәдә. Шул елларның 20сен Чаллының Энергетиклар залында җырчылар булып эшлибез. Олег Фазылҗанов белән таныш булуыбызга да 20 ел. Бик горурланабыз – зур, танлантлы шәхес!» – диделәр.

Алар үзләре иҗат иткән җырларны да, халык җырларын да башкарды. Себер татарлары җырын башкарганда, җырчыларга биюче ир-ат кирәк булды. Сәхнәгә янәдән иң беренче билет алган Анатолий менде. Җырчылар җырлаганда ул оста гына гармун тартып, биеп торды.

«Күп авырлыкларны кеше үзенә үзе тудыра»

Концертны Олег Фазылҗанов «Юк, үкенмим» һәм «Казанда торсаң иде» дигән җырлар белән тәмамлады.

Тормышта төрлесен күрдем. Күп авырлыкларны кеше үзенә үзе тудыра. Һәрвакыт миңа ярдәм кулын сузучы кешеләр табылды. «Баттым» дигәндә дә тартып чыгаручылар булды. Аларга барысы өчен рәхмәт. Мин нинди шатлыклар, кайгылар күргәнмендер, нинди ялгышлар ясаганмындыр, әмма бервакытта да үкенеп яшәмим. Аллаһының биргәненә шөкер дип яшим, – дип сөйләде ул.

Тамашачылар да концертка килүләренә үкенмәгәндер дип уйлыйм. Соңгы җырдан соң алкышлар тынмады. Аннары һәркем әкрен генә өйләренә таралды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 ноябрь 2025
    Исемсез
    Безнең районга дә килгән иде.Шулкадәр камил татар теле белән,вата- җимерә русча сөйләде.Халыкның 90%ы татарлар булса да.Сәхнәдә сусадым дип, шешә күтәреп су эчүе бернинди кысаларга дә сыймый инде.Кем ничектер,мин тамашачыны хөрмәт итмәү дип кабул иттем.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар