news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Абыемны хатыны кыйный

news_top

Минем абыем бик йомшак кеше. Итәгатьле, тыныч, бервакытта да тавышын күтәрми, һәрвакыт һәркем белән ягымлы. Ул балачагыннан ук шундый. Хәзер аңа 32 яшь, ул акчаны яхшы эшли, тик гаиләсенең бөтен акчасы хатыны контролендә. Ул хуҗабикә һәм шулай уңайлырак, дип әйтә үзе.

Абыем балачакта бөтен кешене татулаштыручы, соңгы телем ипиен кешегә бирүче, иң авыр эшне эшләүче кеше булды. Ул хәзер дә нәкъ шундый булып калды. Һәм хатыны моннан бик рәхәтләнеп файдалана.

Аларның ике баласы бар. Абыем «ярдәм итүче» генә түгел, ә чын әти дә. Ул алар белән уйный, дәресләрен әзерләшә, конструкторлар җыя, түгәрәкләргә йөртә, китаплар укый. Балалар авырганда, аларны хастаханәгә, табибка алып бара. Балалар белән хатыны кала алмаганда, ул аларны кайвакыт эшенә дә алып бара әле.

Абый эчми, тартмый, дуслары белән кәеф-сафа корып йөрми, булган бөтен буш вакытын өйдә уздыра. Ул бик пөхтә: һәрнәрсәсе үз урынында, таслап төрелгән. Куллары алтын, ватылган-кителгән бөтен нәрсәне үзе төзәтә. Өй дә җыештыра. Ә менә ашарга пешерә белми, үзе генә калса, ярымфабрикатлар белән туклана.

Хатынын бик ярата. Һәм бу әлеге тарихта иң куркынычыдыр, мөгаен. Ул аның белән бик назлы, йомшак сөйләшә, ни генә булса да аны һәрвакыт аклый: йә арыган, йә чирләгән, йә ниндидер проблемалары бар, шуңа кәефе начар, йә бөтенләй үзен гаепли.

Ул хатыны аны кыйный! Бу шаярып, йомшак кына сугып алу түгел, ә чын тукмаклау. Абыйның кулларында, аркасында күгәргән урыннар күрдем. Аның абыйга кизәнгәнен дә күрдем. Абый исә елмая гына, моны шундый уен, ди. Күптән түгел җиңгинең абыйның җилкәсенә чәнечке белән нык кына төрткәнен күрергә туры килде. Ул абыйга кемгәдер бурычка акча биреп тормаган өчен ачулы иде, мырланды-мырланды да, аннан кулына чәнечке алып, абыйның җилкәсенә китереп төртте. Абый авыртудан сискәнеп, кычкырып җибәрде һәм ачу да килде. Тик мин хатынын ачулана башлагач, аны яклый башлады.

«Нигә моңа түзәсең?» – дип гел сорыйм абыйдан.

«Яратам мин аны, балалар да бар бит...» – дип җавап бирә.

Җитмәсә, көлә, чөнки үзенә бер куркыныч та янамый, дип саный. Әмма хатыннарның ирләрен үтергән очраклар бар бит. Ә бу җүләр хатын аңа пычак белән ташланса?

Абый полициягә дә бармаячак, дусларына да берни сөйләмәячәк, чөнки оят, чөнки «ир-ат зарланырга тиеш түгел», дигән фикердә ул.

Аның белән сөйләшергә дә тырышып карадым. Моның яхшы нәрсә булмавын, моның җәберләү икәнен аңлатырга тырышып карадым. Абый бары тик авыр сулап кына куя, сукса да, авыртмый, ди.

Абыйга: «Хатының сине имгәтергә, яки бөтенләй үтереп ташларга мөмкин бит!» – дип йөз мәртәбә әйттем инде.

«Кирәк булса, бик җиңел генә туктатам мин аны», – ди.

Абыйны бик жәллим, тик үзен-үзе коткарырга теләмәгән кешегә ничек булышырга?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар