Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Абыем өчен догада булыгыз» – Чаллы мэрының матбугат хезмәте җитәкчесе ярдәм сорый

news_top_970_100
«Абыем өчен догада булыгыз» – Чаллы мэрының матбугат хезмәте җитәкчесе ярдәм сорый
https://vk.com/rimmarav

Чаллы мэрының матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова социаль челтәрләрдә халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның бертуган абыйсы Ренат ике ел инде яман чир белән көрәшә. Ренатка 37 яшь, ул – төзүче-архитектор, хатыны һәм кечкенә улы бар. 

«Минем абыем авырып китте. Бу диагноз сезгә берни сөйләмәс. Жанна Фриске и Анастасия Заворотнюкка да шушы диагноз куелган иде, дисәм, яхшырак аңлашылыр. Бу – глиобластома.

Күптән түгел Ренат чир фонында инсульт кичерде. Ул хәзер бөтен әйберне ике итеп күрә, шуңа күрә фотода да күзләрен кысып төшкән. 

Ренат инвалидлык рәсмиләштерде. Аның тормыш иптәше Юлия Ренатны һәм кечкенә улларын карый, эшләү мөмкинлеге юк, гаиләбезгә акча җитми. Мәсәлән, без 47 мең сумлык дару сатып алган идек, аны Ренатның организмы кабул итмәде, алып куярга туры килде.  Акча дарулар, витаминнар, тернәкләндерү препаратларына кирәк.

Гаиләбезгә ярдәм итәргә теләүчеләргә Ренатның реквизитларын калдырам. Ренат та, Юлия дә аралашуларга ачык, шундый ук диагноз белән очрашкан кешеләргә үзләренең киңәшләрен дә бирә алалар. Безнең дендрит вакцина белән дәвалану тәҗрибәбез дә бар. Әлеге эксперименталь дәвалауны без Питерда уздык.

Әгәр акчалата ярдәм итә алмыйсыз икән, абыем өчен догада булыгыз», – дип язып калдырган ВКонтакте сәхифәсендә Римма Мөхәммәтҗанова. 

Ренатка ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен:

Ренат Равилевич Мөхәмәтҗанов – 2200 7001 3710 1936 (Тинкофф, Сбербанк аша күчергәндә комиссия бар)

Юлия Игоревна М. 4276 6200 2155 4971 (Сбербанк)

 

Фото: © https://vk.com/rimmarav

 

Фото: © https://vk.com/rimmarav

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100