news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Абыем истәлегенә» – Әнвәр Нургалиев туган авылында парк төзи

news_top
«Абыем истәлегенә» – Әнвәр Нургалиев туган авылында парк төзи
Фото: Әнвәр Нургалиев сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Җырчы Әнвәр Нургалиев бик тә игелекле эшкә керешкән. Бертуган абыйсының нигезе ташландык рәвештә ятуына борчылып, җырчы ул урында парк ясарга булган. Территорияне төзекләндерү эшләрен инде башлап та җибәргәннәр

«Бисмилләһ әйтеп, эшне башладык. Ниһаять, минем хыялымны тормышка ашырырга керештек. Мин мәрхүм абыемның нигезен төзекләндерә башладым. Бу – минем өчен бик кадерле урын. Монда без каз бәбкәләре көтә, сыерларны су эчәргә алып төшә, футбол уйный идек.

Абыем бу урында йорт салды, үзенең бөтен сәламәтлеген калдырды. Ул вафат булгач, тормыш иптәше йортын сатты, һәм әлеге нигез – ташландык нигезгә әверелде. Бу урынны күргән саен, йөрәгем сыкрый иде. Мин әлеге участокны сатып алдым һәм анда, абыем истәлегенә, кечкенә генә ял паркы ясарга булдым», – дип сөйләде Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар