Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абхазия Россиягә кушылырга мөмкинме?

news_top_970_100

Абхазия Республикасының Иминлек совет башлыгы Сергей Шамба республиканың Россиягә кушылуы турындагы хәбәрләрне кире какты. Бу турыда РИА Новости яза.

Абхазия президенты Аслан Бжания Мәскәүгә эш сәфәренә килгәннән соң, төрле рәсми булмаган интернет-ресурсларда «берничә дәүләтнең РФ территориясенә кушылуы ихтималы» турында хәбәрләр таралган.

«Бу хәбәрләр барысы да чынбарлыкка туры килми. Андый сораулар болай хәл ителми: президент барды да, без – РФ составында. Безнең Конституция бар, аның буенча бу тема турында фикер алышу да мөмкин түгел. Моннан тыш, андый сорауларны куйган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу – чынга ашмаслык әйбер.

Президент эш сәфәренә Мәскәүгә барды, ул РФ Иминлек советында очрашуда катнашачак. Мин дә якын көннәрдә Иминлек советындагы хезмәттәшләр белән очрашуга барырга тиеш. Без бергәләп эшләү планы әзерлибез. Бер әйбергә без беркайчан да бара алмыйбыз, хәтта бу темага фикер алыша да алмыйбыз – бу безнең суверенитетны, безнең бәйсезлекне югалту», – дип цитата китерә Шамба сүзләрен «Апсны-иахьа» ресурсы.

Шамба сүзләренчә, Абхазиянең Евразия союзында киләчәктәге конфигурацияләре ихтималы турында экспертлар бәяләмәсе дәрәҗәсендә фикерләр дә очрый, алар да чынбарлыкка туры килми.

«Безгә мондый тәкъдим дә булмады хәтта. Болар барысы да м уйдырма, алар турында хәзер фикер алышу да кыен. РФ җитәкчелеге белән мондый әйберләр турында фикер алышканыбыз да юк. Без рәсми затлардан Абхазияне тануны кабат карау мөмкин булмавын гына ишеткәнебез бар. Бу турыда Россия Президенты да, башка рәсми затлар да әйтте», – дип ассызыклый Шамба.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100