Абхазия Президенты отставкага китә. Аслан Бжания «илдәге тотрыклылыкны һәм конституцион тәртипне саклау максатыннан» үз вазифасыннан китүен белдерде. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.
Шулай ук республика хакимиятләре һәм оппозиция имзалаган документ буенча, протест белдерүчеләр хакимият биналары комплексыннан 19 ноябрьдә чыгып китәргә тиеш (юкса, Абхазия президенты кире уйлаячак һәм үз вазифасына кире кайтачак).
Республика башлыгы вазифаларын башкаручы булып вице-президент Гунба билгеләнә (баштарак оппозиция аның кандидатурасына каршы иде).
Абхазиядәге массакүләм протестларның сәбәбе – җирле хакимиятләрнең Сухум һәм Мәскәү арасында инвестицион килешү турында законны ратификацияләү омтылышы. Протест белдерүчеләр фикеренчә, бу килешү абхаз халкы мәнфәгатьләренә каршы килә, ә аннан файданы халык түгел, ә беренче чиратта республика хакимияте – президент һәм премьер-министр алачак.
Оппозиция фикеренчә, Россия белән инвестицияләр турындагы килешүне ратификацияләгәннән соң, Россия компанияләре Абхазиядә апартаментлар төзи башлаячак, һәм шуның аркасында торакка бәя артачак. Моннан тыш, апартаментлар төзелеше республика икътисады өчен куркыныч тудыра, кече һәм урта бизнес зыян күрергә мөмкин.
Сухумда протест белдерүчеләр әйтүенчә, алар «комсыз олигархларга» каршы, тик «Россиягә каршы түгел һәм Абхазиянең киләчәген аның белән генә күрә».