Абхазия – мәңгелек җәй, мандариннар һәм күңел иле
Татарстандагы дәүләт мәгълүмат чараларын берләштергән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте һәм Абхазиядәге матбугатны, сайтларны берләштергән «Апснымедиа» арасында тәҗрибә уртаклашу турында килешү төзелгән иде. «Апснымедиа» вәкилләре Казанда булып кайтканнан соң, ноябрь азагында Татарстан да үз делегациясен Сухумга юллады. «Интертат»та – сәяхәтнамә.
«Апснымедиа»га барырга тиешле делегациядә мин – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм «Шәһри Казан» газетасы дизайнеры, версткалаучы Илдар Габидуллин билгеләнде.
Дөресен генә әйткәндә, гәрчә моңа кадәр район газеталары, чит төбәкләрдәге татар басмалары белән эшләү тәҗрибәсе булса да, каушап калдым. Ни генә дисәң дә, чит дәүләт бит. Әмма «Апснымедиа»дагы хезмәттәшләребез шундый абхаз кунакчыллыгы белән кабул итте – үзебезнең шушы коллективка кереп киткәнебезне сизми дә калдык. 1 атна дигәндә тәмам бер-беребезгә ияләшеп, күнегеп беттек, әйтерсең лә инде озак вакытлар бергә эшлибез.
Барып җитү генә бер дә җиңелләрдән булмады. Гөнаһ шомлыгына, нәкъ шушы көнне Кара диңгездә көчле давыл булды. Давылның да ниндие әле – 100 елга бер була торганы! Чын! Андый зур давыл 100 ел элек булган икән, аннан соңгысы – 27 ноябрьдә. Без килгәнне көткән диярсең. Бу давыл турында көн буе матбугат шаулады. Минем үземә иң ошаганы – Мәскәүдәге коллегабыз Равил Гайсинның «Буа кызлары» төркемендә язып куйганы булды: «Рәмис Латыйпов барган иде, Кара диңгезне ул болгатадыр», – дигән. Көлдем рәхәтләнеп. Юк шул, без болгатмадык.
Самолет давылга эләгеп болганды, Сочи аэропортына 2 тапкыр төшәргә маташып карады, әмма булдыра алмады. Шәһәр өстеннән генә чайкала-чайкала очып баруын карап утыру бер дә рәхәт түгел икән: кем чукына башлады, кемдер дога укый, кемдер агарып катты... «Турбулентлык» дигән әйберне пассажир сыйфатында «рәхәтләнеп» татып карадык.
Телгә алгач, ни икәнен дә языйм инде. Ул төрле басымдагы һава агымнарының дулкын-дулкын кебек урнашуы. Самолет тыгыз агым булган урыннан бара һәм «сыек» урынга килеп чыга – шунда чокырга төшкән кебек кисәк аска төшеп китә. Шактый куркыныч – пассажирлар куркып кычкырыша, балалар елый, ә менә иминлек каешын эләктермәгәне исә башы белән бәрелде дә... Самолетның полосага утыра алмый яңадан күтәрелеп шәһәр өстеннән генә очып киткәнен карап утыруы артык кызык түгел икән, соңыннан гына искә алуы күңелле. Биеклектән курка торган егет иде янәшәмдә – үлә язды инде… Ярты сәгать тирәсе азаплангач, самолет Минеральные Водыга китте, аннан, давыл тынгач, Сочига килеп төштек.
Абхазиягә ничек барып була?
Абхазиягә төрле юллар белән килергә була. Гадәттә, һава юлы һәм тимер юл белән киләләр, аннары автобусларда Псоу елгасындагы чиккә кадәр. Ә аннары коймалап алган урыннан КППга кадәр барасың да, Россия паспорты белән җиңел генә чикне узасы да, исәнме, Абхазия! Автомобиль белән килүчеләр дә чикне җайлы гына уза ала – билгеле, закон белән проблемалар булмаганда һәм тыелган әйберләр алмаганда. Абхазиядә Россия рубльләре әйләнештә. Аларның үз паспортлары да бар, барысында да диярлек Россия паспортлары да. Шулай ук телгә бәйле проблемалар да юк: рус теле Абхазиядә дәүләт теле санала, монда барысы да рус телен белә.
Абхазия Грузия составындагы автономия була, һәм, бәйсезлек алырга теләвенә җавап итеп, аңа 1992 елда Грузия гаскәрләре бәреп керә. Сугыш эзләре әлегә кадәр адым саен – җимерелгән биналар, пуля эзләре калган стеналар. Абхазиядә бу сугышны «Ватан сугышы» дип атыйлар, һәм бу тема – халыкның йөрәк ярасы. 1992 елның августында, курорт сезоны барганда, һич тә көтелмәгәндә, вертолетлар ата башлаганны, танклар, автоматлы солдатлар бәреп кергәнне оныта алмыйлар.
2 елга якын барган сугышта 20 меңләп кеше һәлак була. Барлыгы 100 мең дә булмаган абхазлар зур югалту кичерә. «Ватан сугышы» дип атарлык та – чөнки бу фаҗига белән очрашмаган гаилә юк дияргә була биредә. Бу сугышта аларга Кавказдагы республикалар, шул исәптән, аларның кардәшләре – кабардин, адыг, черкеслар, шулай ук Татарстан белән Башкортстан да ярдәм итә.
Сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлләрнең берсе – Сухумга кергәндәге Гумиста елгасы аша күпердән соң. Биредә фронт линиясе узган – Сухум грузиннар кулында, Гумиста елгасының икенче ягында – абхазлар. Даими рәвештә бәрелешләр бара, елганы кичеп һөҗүм иткәндә, бик күп абхаз яугирләре һәлак була. Аннары башка тактика кулланыла: Сухумга елга аша түгел, таулар аша һөҗүм итәләр һәм уңышка ирешәләр. Ә күпер янында һәлак булганнарның исемнәре язылган.
Абхаз халкы азатлык сугышында ярдәм итүчеләрне хәтерли. Сухумда Татар урамы да бар. «Бу инде хәрби сердерме, белмим, – дип сөйләде бер танышым. – Әмма минем белүемчә, ул вакытта безгә ягулык тулысынча Татарстаннан килеп торган».
Сугыш эзләре адым саен. Сухумда әлегә кадәр пуля, снаряд эзләре булган йортлар тора, шәһәргә кергәндә үк 2 күп катлы йорт, 2000 елларда алар кап-кара көйгән иде, хәзер инде төзекләндергәннәр, әмма өлешчә генә – кайбер тәрәзәләр буш тора... Сухумның парламент йорты да әлегә кадәр төзекләндерелмәгән.
Абхазлар күп кыенлыклар кичерә, сугыштан соң Россия тарафыннан блокадада утыра, әмма мөстәкыйль булып кала. Ул вакытта Абхазиянең бер өлеше – Кодор тарлавыгы – Грузия кулында кала. 2008 елгы сугыштан соң Россия тарафыннан таныла, шул елны Кодор тарлавыгы да Абхазия контроленә күчә. Шулай итеп, Абхазия үз территориясендә тулы контроль урнаштыра, әмма ил өлешчә танылган булып кала: аны Россиядән кала Никарагуа, Венесуэла, Науру, Сүрия таный.
Абхаз теле
Абхазиядә сугышка кадәр абхазлар нибары 17 процент булган. Сугыштан соң күпчелек грузиннар моннан күченеп китә, хәзер 240 мең тирәсе халыкның 124 меңе – яртысыннан артыгы – абхазлар. Грузиннар башлыча чиктәге Гал районында яши (43 мең), әрмәннәр – 41 мең, руслар – 22 мең.
Абхаз җәмәгатьчелеге, аз санлы халык буларак, тел саклау проблемасы бар икәнен искәртеп килә. Әмма биредә хәл яхшырак дияргә дә буладыр, бәлки – һәр абхаз үз телен белә. Дәүләт теле буларак, барлык мәктәпләрдә дә абхаз теле укытыла, абхаз балалары 5 класска кадәр бары тик абхазча гына укый, аннары – русча.
Абхаз телен лингвистлар «дөньядагы иң катлаулы телләрнең берсе» дип тә әйтәләр. Кайбер диалектларда тартыклар саны – 67! Сузыклар белән дә шул хәл: абхаз телендә монофтонглар – 2 сузыкны бергә кушып әйтү таралган, телгә бик сәләте булган кеше генә аларны әйтергә өйрәнә ала, диләр. Гомумән, тумыштан абхаз телен өйрәнмәгән кеше бу телдә сөйләшергә өйрәнә дә алмый, ди.
Тагын бер кызык күренеш – абхаз телендә баш килештәге исемнәргә «а» кушыла. Инглиз телендәге «а» артикле кебек үк. Элмә такталардагы «апризидент», «амашина» дигән сүзләрне уку кызык. «Абхаз телен өйрәнүнең бер авырлыгы да юк – барысына да «а» гына куеп барасы», – дип тә шаярта алар үзләре.
«Апснымедиа» журналистлары Эльвира Горзолиа һәм Аслан Зантария абхаз теленең кызыклы якларын сөйләп күрсәтте.
Брехаловка
Сухумга барып, Брехаловканы күрмәсәң – Абхазияне күрмәгән буласың, ди абхазлар. Шуңа сүземне шуннан башлыйм әле. Сухумның иң күренекле урыны ул Брехаловка. Беренче карашка атамасы ниндидер югары даирә җыела торган урынны күрсәтми сыман. Чынлыкта, бу урын – халык парламенты. Яр буендагы шул атамадагы гадәти бер кофейня инде, әмма монда ирләр, җыелышып, илнең эчке һәм тышкы сәясәтен хәл итә, дияргә була. Абхазиягә килгән мәшһүр кунакларның барысын да бирегә алып киләләр, монда Россия президентлары, министрлары да кофе эчкән. Элекке президент Сергей Багапш һәркөнне диярлек монда йөргән, 2008 елда моның шаһиты да булган идем. Безнең илдә күз алдына да китерә алмаслык хәл – шунда теләсә кем килеп, президентка үз сүзен әйтә ала. Тегесе шунда ук җавап та кайтара!
Бу юлы Брехаловкада Сухумның мэр урынбасарларын, театры директоры, театр һәм кино артистларын очраттым. Ил президенты, «Брехаловка президенты» дип, берәр аксакалны сайлап та куя. Бу инде «рәсми булмаган президент» дигән сүз – дәрәҗәле исем.
Гомумән, монда хакимият белән халык арасында ара якын һәм анда тәкәбберлек юк кебек тоелды миңа. Монда җитәкчеләр дә үзләрен үзгәрәк тота. Күпкә гадирәк. 2008 елда президент Сергей Багапштан интервью алган идем. Шундагы бер мизгел истә калды. Ул чакларда видеокамераны көйләр өчен камера алдына ак кәгазь куеп алалар иде. «Отбиться на белое» дип атала ул. Президент операторның миңа «белое...» дип пышылдавын ишетүгә, өстәлендәге бер ак кәгазьне ике кулына алып, бите янына күтәрде.
– Мин нишләргә кирәк икәнен беләм! – дип көлде. – Гел телевидениегә төшергәч, өйрәнеп беттем!
Мин уйлап куйдым – бездә район башлыгы да «кәгазь тота торган» егетне чакырыр иде мондый очракта...
Интервью ала башладык, эссе булгач, тәрәзәсе ачык моның. Урамда кемдер машинасының газына басып «уйный» башлады. Сергей Багапш, бездән гафу үтенеп, тәрәзәсе янына барды да астагы кешегә абхазча нидер кычкырды. Газда уйнаудан туктадылар. Аннары килеп утырды:
– Минем шофер икән, тавышланма, интервью бирәм, дидем.
Гомумән, бездәге хакимиятнең югары катламнарында күз алдына да китереп булмаслык мөнәсәбәтләр.
Брехаловка буенча сүземне дәвам итим инде. Анда эшләүче Лариса исемле ханым аны Мәскәүдәге Мавзолей белән чагыштырды. «Бөтен президентлар миндә кофе эчте», – дип мактанды ул. Дмитрий Медведев, Сергей Лавров та монда булган. Гомумән, кем бирегә килә, ул анда кофе эчеп китә. «Брехаловка – аралашу урыны. Безгә газета да, кино да кирәкми, дөньяда ни булганын без шушында беләбез. Һәр кеше үз фикерен әйтә белергә тиеш минемчә. Чөнки мин – кеше!» – ди Лариса.
Абхазиядәге хакимият күпмедер дәрәҗәдә АКШтагы икепартиялелекне хәтерләтә. Монда шартлы рәвештә «Багапшныкылар» һәм «Хаджимбаныкылар» дигән ике төркем – хакимияттә әле берсе, әле икенчесе утыра. Абхазлар – шул ук ярсу Кавказ халкы: хакимият ошамаса, дәррәү күтәрелеп чыгалар, үз сүзләрен әйтәләр.
Монда корал тоту рөхсәт ителә. Әмма ике партия арасында никадәр көчле каршылык булса да, үзләрен кулда тоталар – «теге якны» бәреп төшерәм дип, коралга тотынмыйлар. Каты итеп кычкыралар гына. Ә алар озын буйлы, зур бәдәнле халык – кычкырсалар, каты кычкыралар. Шул рәвешчә, аларның сайлау вакытында үз ягын каерырга теләгән якның фикерен үзгәрткәннәре дә бар.
Абхазиядә нәрсәләр карарга?
Абхазия – диңгез буйлап сузылган ил һәм илнең бер башыннан икенче башына бер генә юл уза. Туристлар килгән сезонда җирле халыкка зур кыенлыклар да тудыра икән, чөнки юлларда «бөкеләр» барлыкка килә, ә җирле халыкның да эше бар бит... Шуңа да монда, туристларны арттырырга кирәк, дигән шигарьләрне әйтүчеләр бик юк – булганы җитә, дигән карашта күбесе. Тагын да күбрәк килсә, илдә хәрәкәт тукталуы да бар.
Абхазиягә, билгеле, беренче чиратта, яз, җәй һәм көз Кара диңгездә коенырга, ташлы пляжда кызынырга киләләр. Ә менә җирле халык диңгезгә караганда тау елгаларында коенуны мәгъкульрәк күрә икән. Җәй монда бик эссе, ә ак түбәле, кар яткан таулардан агып төшкән елгаларның суы һәрвакыт боз кебек салкын. Адреналин!
Шул салкында да бер үсмер егет су коенып йөри иде. Дулкыннар, салкын, ә ул су коена. «Салкын түгелме?» – «Без, абхазлар, бернидән дә курыкмыйбыз!» Чыннан да, абхаз халкы батыр булуы белән горурлана. Шушы сүзне яр буендагы кафены ташлардан җыештырып йөргән хатын-кызлар да әйтте. «Давыл вакытында куркыныч түгелме?» – «Без, абхазлар, бернидән дә курыкмыйбыз!» Шундый бер очрак турында да сөйләделәр – сугыш вакытында грузин солдатлары бер өйгә бәреп керә, ирен, балаларын егып салалар, атабыз дип куркытып, хатынына чишенергә кушалар. Ул ханым нинди генә адымга барса да, аны гаепләүче булмас иде, билгеле. Әмма ул кушканны эшләми, тәрәзәдән сикереп, үзен үтерә...
Күпләр махсус рәвештә кышын килә. Декабрь башында 14-15 градус иде, су да шул тирә. Ә кайбер көннәрдә 20 градуска кадәр җылыта. Салкын кыштан май аена эләгүе бик күңелле. Ә иң салкын ай – февраль, әмма анда да айлык температура барыбер плюс булып кала, кайбер көннәрдә кар яуса да, тиз арада эреп тә бетә.
Бездә явым-төшем булса, җылыта. Монда киресенчә. Яңгыр яуган иде, көннәр салкынайтты. Моның сәбәбе шул – диңгез буенда гына ул яңгыр, ә тауларда кар булып төшә. Шуннан искән салкын җилдән суыта.
Яңа ел алдыннан Абхазиягә йөк машиналары агыла башлый – мандарин сезоны башлана. Сухумдагы шәхси йортлар белән яшәүчеләрнең һәрберсенең диярлек бакчасында үсә мандариннар. Ваклары да бар, эреләре дә. Урамда йөргәндә чабып ташланган мандарин агачына тап булдым. Берсе мандариннары белән бергә чабып аткан! Кабып карадым – мандарины баллы булмаганга яратмаганнар, дип аңладым...
Шәфталу (персик), лимоннар да агачларда сыгылып утыра. Агачтан өзеп алып ашап карасаң, кибеттәге шәфталуның да, лимонның да тәме буенча күпкә кайтыш икәнен аңлыйсың.
Яр буенда йөргәндә якташларымны очраттым. Җирле кешеләргә «без Казаннан...» дип сөйләп торган туташ-ханымнарны күреп, «Исәнмесез!» дигән идем, җирләре-күкләре белән сөенделәр. Аларны күреп, мин дә куандым. Мин татарча, алар шатырдатып русча сөйләшеп алдык. Махсус кыш килгәннәр икән. «Бик тәмле мандариннар, бик тәмле хөрмә», – дип сөйләде ике Марина һәм бер Лена.
Абхазиядә татарлар күп түгел, әмма татар булмаган урын юк бит ул! Хәтта «Апснымедиа»да да якташыбызны очраттым. Казахстанда туган, әти-әнисе чыгышы белән Балтачтан булган Фәрит 1978 елдан Абхазиядә яши, саф татарча сөйләшә!
Шәймиевне Абхазиядә хәтерлиләр
Тормыш кайнап торган шәһәрләрдән килүчеләр мондагы халыкны ялкау дип әйтергә мөмкин. Дөрестән дә, көньяк төбәкләргә хас булганча, монда тормыш акрын ага. Озын-озак кышлар юк бит инде, тизрәк кышка запас ризык, утын әзерләргә кирәк, дип ашыгасы юк. Җәй дә кыска гына түгел, ел әйләнәсе, елына 3 тапкыр уңыш алып була, вакытында нидер утырта алмый калсаң да куркынычы юк – иртәгә утырта аласың... Маллар үзләре йөри көтү-көтү булып, аларга да печән әзерлисе юк. Шуңа да кабаланмыйча яшәргә дә була, мондый вазгыятьтә кеше каударланып яшәми, билгеле.
Давыл булганнан соң, бер кафены таш күмеп киткән. Безнең татар шуны икенче көн иртән чистартыр иде, алар бер атна чистарттылар. Чыннан да, нигә ашыгырга – барыбер бу сезонда кеше юк бит. Мине бераз гаҗәпләндергәне – анда хатын-кызлар эшләве булды. Яннарына да бардым, «АПпалар, ирләрегез кайда?» дип сорадым. Абхаз кунакчыллыгы белән, кафега чакырдылар. Кердем. Ә анда дистәгә якын апа утыра. Боларның шундый гадәт икән – иртән кафега кереп, күрешеп-сөйләшеп алалар, бераз кофе, шәраб, чача да тотып куялар... Су коеналар, җәяү йөриләр. Аннары үз юллары белән китәләр – берсе мәктәптә эшли икән, икенчесе – хакимияттә. Сөйләшүебез давылдан башланды, Татарстан белән тәмамланды.
– Беркайчан мондый давыл булганы юк иде!
– Куркыныч түгелме?
– Абхазлар бернидән дә курыкмый!
«Бу апага ничә яшь дип уйлыйсыз?» – дип сорадылар. Үзләре үк җавап та бирделәр – 79 яшь икән. Бик яшь күренә апа, сөбханалла… Әтисе 109 яшькә кадәр җиткән, 10 баласы булган, бер дә авырмаган да, күзлек тә кимәгән. Гомумән, Абхазия – озын гомерлеләр төбәге.
Бу апалар да Татарстанга рәхмәт әйтте.
– Безгә авыр булганда, сугыш булганда, Минтимер Шәймиев ярдәм итте. Без Татарстанны бик яратабыз, – диде бер апа.
Тагын күзгә ташланган бер әйбер – адым саен этләр. Әмма ачлыктан кибенгән, ачуыннан һәр кешегә ябышырга әзер булганнар түгел, монда аларга әйбәт – җылы, тамаклары да тук.
Абхазиядә нәрсәләр карарга була?
Абхазия – мәгарәләр иле. Биредәге кайбер мәгарәләр дөнья рекордларына кергән. Мәсәлән, Веревкин мәгарәсе дөньяда иң тирәне санала, төбенә 2,2 километр төшәсе. Икенче урындагы рекорд та Абхазиянеке – Крубер мәгарәсе. Монысы дөньяда беренчелекне дә яуларга мөмкин, ди, әле төбенә кадәр төшеп тә бетә алмаганнар икән. Бу мәгарәләргә махсус белгечләр генә төшеп йөри ала, чөнки бу – куркыныч. Карап йөри алырлыклары да җитәрлек, мәсәлән, Очамчыр районындагы Абрскил һәм Отап мәгарәләре. Аяк аслары юеш, иелеп-бөгелеп йөрисе, әмма аларны «дөньядагы иң матур мәгарәләрнең берсе» дип язалар.
Аларында булмадым, әмма дөньядагы иң зур мәгарәләрнең берсе булган Яңа Афон мәгарәсен дә «бик матур» дип әйтә алам. Ул карап йөрер өчен тулысынча җиһазландырылган. Бирегә поездга утырып керәсе һәм 9 залның 6сын карап, җир асты дөньясы – табигать могҗизасы белән хозурланырга була. Һәр зал берәр тарихи исем белән аталган, аларның кайберләрендә шулкадәр шәп акустика – анда элек концертлар узган, ди. Хәзер дә җырлыйсы килгән тамашачыларны җырлаталар.
Сухумның зооботаник бакчасында йөрү өчен үзенә бер көн кирәк. Монда дөньяның төрле төбәкләреннән китерелгән 500дән артык үсемлек бар. Мәйданы гына да 56 гектар аның! Мондагы кызыклы үсемлекләр турында әллә никадәр язып булыр иде, мин берничәсе турында гына язам, алары күңелгә уелып калды.
Бамбук – хәтере булган үсемлек санала. Ул агач түгел, үсемлек – безнең арыш, бодайның туганы. Әгәр бамбук үсентесен алып китеп, дөньяның икенче төбәгенә алып барып утыртсаң да, ул үз ишләре белән бер көнне чәчәк ата, ди. Аларның бит инде элемтәсе булмый юк, әмма бамбук шулай итә. Мондый генетик хәтернең ни өчен кирәк булуын, ничек «язып куелуын» ботаниклар әлегә кадәр ачыклый алмаган. Бамбук шулкадәр тиз үсә торган агач икән, аның хәтта үскәнен күз белән дә күреп була, ди. Мин карап тордым күрергә дип, күрмәдем, анысын әйтеп, гөнаһ алмыйм өстемә.
Абхазиянең тагын бер күрке – эвкалиптлар. Алары ботаник бакчада гына түгел, һәркайда үсә. Биредәге сазлыкларны киптерү максатыннан Австралиядән алып килгән бу агачларга җир килешә – алар бик яратып үсә биредә. Аларның яфракларының хуш исе турында һәркем белә торгандыр инде. Тагын бер кызык үзенчәлекләре бар – декабрь башында биредә көчле җилләр башлана. Эвкалипт, елан кебек, кабыгын сала да яңа кабык үстерә. Менә шул декабрь җиле аңа кабыгын ташларга булыша. Миңа шунысы кызык – Австралиядә дә шулай җил булыша микән аңа?
Бананнар да үсә Абхазиядә. Әмма монда аларга барыбер җылы җитеп бетми – саргаймыйлар, яшел килеш кенә калалар. Әмма банан үсә!
Бик озын булып үсә торган секвойялар да бар монда. Алар шулкадәр озын – антенна куйсаң, «ТНВ» каналы да күрсәтә башлыйдыр, дип уйладым.
Абхазиядә туристлар йөри торган тагын бер урын бар – маймыл питомнигы. Әмма мин бичара хайваннарның рәшәткә артында тилмергәннәрен күрәсем дә килмәде, вакыт ягы да тыгыз иде – бармадым.
Туристлар сәяхәткә бара торган урыннарның иң популярларының берсе – Рица күле. Анда юл тау юллары аша – анда барырга һәм кайтырга үзенә бер көн кирәк. Ул – Кавказ табигатенең иң матур урыннарының берсе. Биек тауларда, урманнар уртасында урнашкан күл искиткеч матур. Аңа 6 елга коя, 1 генә елга агып чыга. Агып чыкканы исә бераздан җир астына «чума» һәм юк була. Юк булмый инде, җир астыннан агып бара һәм күпмедер вакыттан соң гына калкып, диңгезгә коя. Күл елның төрле вакытында төрле төстә була, ә суы һәрвакыт сап-салкын һәм чип-чиста. Шулкадәр чиста – күлдәге балыкларны күреп хозурланырга мөмкин. Шуңа да инде Сталин да, Брежнев та дачаларын шушы күл буена салдырган...
Абхазиядә шарлавыклар да күп. Иң зурларының берсе – Гег шарлавыгы. Бик матур шарлавыкларның берсе Яңа Афонда. Анысының биеклеге 8,6 метр, киңлеге 21 метр – Абхазия үлчәмнәре буенча, зур түгел – мәсәлән, шул ук Гег шарлавыгы 40 метр биеклектә. Әмма Гег шарлавыгын җирдән карап кына хозурланасың, ә Яңа Афон шарлавыгының өстенә дә менеп карарга була. Якынлашкач ук, томан кебек вак тамчылар сибелә башлый – бу шарлавык шулкадәр көчле, янында торганда, сөйләшкән тавышны да ишетмисең. Монда туристлар рәхәтләнә инде төрлечә фотога төшеп.
Абхаз милли театры янында «Грифон фонтаны» дип аталган комплекс бар. Бу бик матур фонтан, төнлә анда утлар яна, һәм бик матур күренешне күзәтергә мөмкин.
Сухум яр буе – үзе бер матур күренеш! Монда үзенә бер көн кирәк. Башкала бухтада, шуңа монда дулкыннар да зур түгел. Кафелар, эвкалиптлар, пальмалар... Яр буенда тынычлык хөкем сөрә, ташлы пляжда – су коенучылар һәм... балыкчылар. Әйе, балыкчылар! Диңгездә балык тоту белән елгада балык тоту аерыла икән. Бер балыкчы агай шуны сөйләп аңлатты. Кефаль балыгы тота иде ул. Диңгез тирән булгач, кармакның кирәге дә юк – кармак җебен кулга гына тотып торалар. Ә кармаклары алты җәпле йолдызны хәтерләтә, һәр йолдызчык башында – ыргак. Йолдызның үзәгенә камыр беркетә дә суга ата, шуны балык ашарга килгәч, җеп селкенүеннән сизә һәм кисәк тартып ала – балык корсагыннан берәр кармакка эләгә.
Сухумда яшәүчеләр көн саен диярлек мираж күзәтә ала. Диңгезгә карыйсың – анда таулар күренә. Ул юнәлештә коры җир, Төркия ярлары бик еракта – 230 километрда гына, ә инде таулар тагын да ерактарак – 350 километр ераклыкта. Билгеле, андый ераклыктагы таулар күренә алмый, ә диңгез өстендәге ак түбәле таулар аерымачык күренеп тора, кул сузымында гына диярсең! Бу – мираж, табигать күренеше, башка урындагы таулар күктә чагылып шулай күренә.
Яр буенда бик күп һәйкәлләр бар. Миңа Тачкум бабайга куелганы ошады. Аның әкиятендә татар халык әкиятләре элементлары да бар. Тачкум исемле бик ялкау, ялганчы бабай булган, ди. Һава торышы бик начар көнне, «караклардан күпме әйбер талап булыр иде» дип хыялланып утырганда, хатыны куып чыгарган аны. Шуннан ул яр буенда великан белән алыша. Великан көчлерәк икәнен күрсәтер өчен, таш ала да шуны кысып комга әйләндерә. Ә Тачкум, великан күрмәгәндә генә, ташны хатыны биреп чыгарган сырга алыштыра да, сырны сыга. Сырдан тамчылар тамганны күреп, великан аның көчле икәнен күрә. Аннары великан еракка таш атып күрсәтә, ә Тачкум – кошны. Кош очып югала, великан аның көчле икәнен таный, Тачкум баеп кайта.
Диңгез карап арган туристлар тауларга менеп карый ала. Тауларда – үзгә тормыш. Кайбер кешеләр өй урынын махсус таулардан ала икән. Чөнки анда бераз тынычрак та, икенчедән – диңгез барыбер кул сузымында гына.
Сухумга җитәрәк «Әби теле» – «Тещин язык» дип аталган мәшһүр серпантин бар. Бормаланып-бормаланып юл күтәрелә. Шунысы кызык – куркыныч тоелса да, биредә аварияләр булмый диярлек икән. «Әби саклыймы әллә?» – дип сораган идем, юлдашларым көлделәр. Абхазлар юлларда бик кызу йөри – аварияләр тигез урыннарда күбрәк була, ди. Ә монда тизлекне җыя алмыйсың – аварияләр дә күп түгел. Ә абхазлар машинада чаба инде анысы! Тау юлларында элдереп, туристларның өнен алалар.
Абхаз кухнясы
Абхазлар, башка көньяк халыклары кебек үк, борычлы ризыклар ашый. Моңа каршы үз «даруы» да бар. Анысы – аларның табыны күрке булган «мамалыга», куе итеп пешерелгән кукуруз боткасы, аларча «абыста». Тәмле ризык ашыйм әле дип мамалыга алган туристның гаҗәпкә калуы бар – чөнки тозсыз, тәмләткечләрсез пешерелгән мамалыганың үзен генә ашау мөмкин түгел. Ә сәбәп бик гади – абыстаны «абхаз ипие» дип әйтеп була. Корея халкы бөтен ризыкны дөге белән ашаган кебек, абхазлар да бөтен ризыкны мамалыга белән ашый. Ул бик туклыклы һәм табындагы калган ризыкларның әчелеген, тозын, борычын үзенә ала. Абхазлар аны кул белән ашый. Мамалыга шулкадәр туклыклы – мин бер тапкыр да аны ашап бетерә алганым юк.
Гомумән, Абхазиядә ризыкларны шулкадәр күп итеп бирәләр – безнең официантлар моны күрсә, «Бу бит өч кешегә!» дип әйтер иде. Мәсәлән, «ачапа» дип аталган яшелчәләр кабымлыгын да тәлинкә тутырып бирә алар. «Абаклаҗанчапа» дигән баклажан һәм яшелчәләр кабымлыгы, «акудрца» дип аталган ногыт борчагы ашы, «аилаҗ» дип аталган сыр ашы бар.
Билгеле, Кавказ халкы шәп итеп шашлык әзерли, абхазларның күпчелеге православ халык буларак, башлыча дуңгыз итеннән, менә анысы белән кыенрак. Монда сарык ите сирәк очрый, алар күбрәк кәҗә итен үз күрә. Эчемлекләрдән «ахарцвидзюа» дип аталган әче сөт эчемлеген һәм фейхоа компотын атап әйтер идем.
Кәҗә ите дигәннән, анысы ритуаль корбан чалуда кулланыла. Абхазлар православиедә булса да, борынгы гореф-гадәтләре дә сакланып калган. Аксакал картлар корбан итеп кәҗә чала, үзләренең йолаларын да шулай уздыралар.
Бәяләргә килгәндә, монда билгеле яшелчә, җиләк-җимеш күпкә арзан. Кавказ халкында – Кавказ юмартлыгы, сөйләшеп китсәң, алар чиләге белән мандаринны кулыңа бушлай да тоттыра ала, өеннән чыгарып, имән кисмәктәге шәрабен дә бирә. Абхазларда, шәрабләрдән тыш, виноградтан куылган көмешкә – «чача» да бар.
Абхаз гадәтләре
Гомумән, биредә кунак һәм аксакаллар культы дияргә була. Бу хөрмәт шул дәрәҗәдә – хәзерге заман кагыйдәләре буенча кайберләре хәтта кыргыйрак та тоелырга мөмкин, бу хакта хәтта үзләре дә көлеп сөйләшкәлиләр, әмма аларны саклыйлар. Кунак һәм аксакал – төп хөрмәт ителгән кешеләр. Кунак килсә, мәҗлес була, ә мәҗлеснең хуҗасы сайлана, ул менә аларны хөрмәтли.
Шундый риваять тә сөйләделәр. Бервакыт ишектә ике кеше төртелеп кала – кунак һәм аксакал. Аксакал кунакка үтәргә куша, ә кунак – аксакалга. Икесе бер-берсенә юл биреп шулкадәр озак ишек төбендә басып торган, имеш, урамга йомыш йомышларга чыккан бәләкәй малай туңып үлгән, ди... Мәңгелек җәй иле Абхазиядә туңып ук үлмәгәндер инде, әмма бу – кунакны һәм өлкәннәрне хөрмәтләү күрсәткече дияр идем. Йортларда элек-электән «кунак өчен» дигән бүлмә булган. Иң яхшы ятак, иң яхшы урын-җир – кунакка.
Аксакаллар белән дә шул хәл. Аларга каршы сүз әйтергә ярамый, аның сүзе – закон. Яки тагын бер риваять – таякка таянып йөргән аксакал бер егеткә сүз куша. Сөйләшеп торганда, ялгыш, таягын егетнең аягына куя һәм сөялә... Очлы таягы егетнең аягын тишкән, ди, әмма ул аксакалның сүзен бүлмичә, түзеп тыңлап торган.
Шуны сөйләгән Алхас бераз дулап та алды: «Мин бу кагыйдәне дөрес дип санамыйм. Ул аксакал да дөрес дип санамас иде! Әйтеп була бит, аягыма куйдыгыз, дип, бу бит хөрмәтсезлек түгел!» Әмма тормышта шулай була калса, Алхас нишләр иде, дигән сорау тугач, ул кистереп җавап бирмәде, көлде генә. Ә өлкәннәргә хөрмәт зурдан! Яшьләр – кызлармы алар, егетләрме – ишекне ачып башта өлкәнне уздыра, аннары гына үзе чыга.
Табыннарда һәрвакыт өлкәннәр, әти-әниләр, бу дөньядан киткәннәр һәм балалар өчен тост күтәрәләр. Ул яктан абхазларга бир инде – бик матур, бик озын итеп тезәләр генә тостларны! Монда алар белән беркем алыша алмыйдыр – алар бит профессионаллар.
Туйларда ким дигәндә 800әр кеше җыела икән. Аннары килен ягы белән кияү ягыннан иң сәламәт, җор телле ирләр чыга да, тост әйтеп алыша башлыйлар. «Утызар бокал шәраб эчәргә туры килә», – дип сөйләде күптән түгел шундый бер туйда булган Охра исемле егет. Мин шаккаттым. Ә ул көлә генә.
– Әгәр кеше исерсә?
– Исерсә, аңа беркем бер сүз дә әйтми. Көчләп эчертү юк. Ул тост күтәрергә генә түгел, сөйли, сүз көрәштерә, кунакларның кәефен күтәрә дә алырга тиеш. Әгәр юк икән – бәйгедән чыга гына. Берәү дә аны гаепләмәячәк. Әмма инде ул кияү яки килен ягын тәкъдим итә алырлык кеше дип саналмаячак.
Менә шундый гореф-гадәтләр монда. Кемдер «Шулкадәр эчү нигә китерә?» дип сораса, һәм мин ул сорауга җавап бирсәм, ул шәраб эчүгә пропаганда булып яңгыраячак... Шулай да җавабын әйтәм: Җир шарында Абхазия – озак яшәүчеләр буенча рекордсмен төбәкләрнең берсе. Ул хакта инде искәрткән бар.
Гореф-гадәтләргә килгәндә, Кавказ буларак, монда «кан үче» дигән күренеш булуын да исәпкә алырга кирәк. Нигә монда корал рөхсәт ителгән, дигән сорауга да җавап бу. Кавказ халкы бит! Дөрес, «кан үче» дигән әйбер хәзер инде тыелган, әмма аның нәтиҗәләре очрый икән әле. Асылы шул: бер гаилә икенче гаиләдәге кемнедер үтерә икән, тегеләре кемнедер үтереп кенә үзләренең үчен кайтара ала. Аның үзенең катгый таләпләре дә булган икән. Теләсә ничек – әйтик артыннан качып килеп үтерергә, почмактан ташланырга ярамый. Үч аласы кешенең каршылык күрсәтергә җае булырга тиеш, башкача булса, бу – үч алу түгел, ә тагын бер үтерү дип кенә саналырга мөмкин. Кан үчен алучыга «незачет» языла, ул «кеше үтерүче» исемен генә ала. Ә дөрес итеп эшләсә – «зачет». Хәзер чират теге якта кала...
Элекке заманнарда да аксакаллар моны туктатырга тырышкан, дип сөйләделәр. Чөнки «кан үче» бик озак елларга сузылырга мөмкин һәм яшәргә комачаулый. Теге ыру бу ыруны үтерә, бу ыру – теге ыруны... Һәм бер очрак турында сөйләделәр – ике ыру бик озак бер-берсе белән дошман булып яшәгән. Бер бабай кан үче алырга килүчеләр барлыгын белеп ала һәм үз килененең бишектә яткан баласын урлап, тегеләргә каршы йөгерә, аларга баланы тапшыра… Менә – үтерелгән кеше урынына яңа кеше! Бала шул гаиләдә үсә башлагач, үч алулар туктый, чөнки үлгән кеше өчен кемнедер бирделәр булып санала. Бу күренеш ерак борынгы заманнарда булган хәл түгел икән әле… «Менә фәлән ханым шулай чит гаиләдә тәрбияләнеп, үз әнисе янына кайтып йөргән кеше», дип сөйләделәр. Мин моны тыңлап тордым, әмма кабул итүе кыен инде. Бер яктан караганда, үлем тукталган, анысы – яхшы күренеш. Әмма икенче яктан – яңа бала тапкан ананың баласын кулыннан тартып алып икенче гаиләгә бирәләр... Элек әйбәт иде, хәзер заманнар начар, ди тагын өлкәннәр. Элек тә авыр булган, хәзер дә авыр.
Ыру дигәннән, монда чеченнардагы кебек тейплар, яки казахлардагы кебек ырулар юк. Ул яктан Татарстандагы кебек. Бездә районны һәм авылны әйтәләр, болар – өлкәне һәм авылны атый. Бездә дә бар бит «Син кайсы районнан?» дигән сорау. Алар да шулай аралаша.
Йортлар кыйммәт түгел – 4-6 миллион сумга Сухумда өй сатып алырга була. Дөрес, җирле халык өчен бу – зур сумма, монда хезмәт хаклары югары түгел. Аннары, Абхазия кануннары буенча, күчемсез милек бары тик җирле халыкка гына сатыла. Бу – җирле халыкны яклау максатыннан эшләнгән. Шуңа да читләр килеп, диңгез буендагы шәп биналарны чүпләп алмаган.
Абхазия – күңел иле
«Апсны» – Абхазлар үз илләрен шулай дип атап йөртәләр. «А» – мин әйткән артикль, «апсы» – «җан» дигән сүз. «ны» – ил. «Күңел иле», «җан иле» булып чыга. Ни өчен «Җан иле»? Чөнки кеше үлә, ә җан – мәңгелек. Абхазлар кешенең үлемен дә «апсра» дип атый – җанга әйләнү дигән сүз.
Абхазлар үз илләрен бик ярата. Аның барлыкка килүе турында шундый легенда да бар. Ходай халыкларга җир өләшкән, ди. Абхаз гына килми калган. Икенче көнне килгән, җир сораган. Ходай әйтә икән: «Ә нигә кичә килмәдең? Мин бит инде бөтен җирләрне өләшеп бетердем». Абхаз моңа җавап биргән: «Минем кунакларым килгән иде, шуңа мин аларны ташлап чыгып китә алмадым. Чөнки кунак – иң мөһим кеше». Ходай моны ишеткәч, килешкән. Аннары:
– Мин үзем өчен бер җир кисәге калдырган идем. Алайса шуны сиңа бирәм, – дигән дә Абхазияне абхазларга биргән.
Чыннан да, җирдәге оҗмах инде андагы табигать. Дөрес, бер шарт белән. Анысын Рәсүл Гамзатов язып калдырган. «Кавказга тынычлык бирегез һәм җәннәтне эзләмәгез», – дигән ул. Менә анысы белән проблема анысы. Абхазиядә, инде әйткәнемчә, сугыш нәтиҗәләре әле дә бетмәгән.
«Апснымедиа»дагы коллегаларыбыз бәяләмәсе
Абхазиядәге сәяхәтебезнең төп өлешенә күчим инде. Сентябрь аенда Татарстандагы дәүләт газеталарының оештыручысы «Татмедиа» һәм Абхазиядәге дәүләт басмалары оештыручы «Апснымедиа» килешү төзегән иде. Мин – «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш мөхәррире Рәмис Латыйпов һәм «Шәһри Казан» версткалаучысы һәм дизайнеры Илдар Габидуллин «Апснымедиа»га тәҗрибә уртаклашырга җибәрелдек. 1 атна буе аларның редакцияләрендә эшләп, үзләребезнең эш алымнарын аларга җиткердек.
Хезмәттәшлекне коллегаларыбыз югары бәяләде. Мин аларның һәрберсенә сүз бирергә телим.
«Без моңа бик шат, без сезнең республикадагы редакцияләрнең ничек эшләгәнен күрдек. Зур аерма бар, дип күрдек, ниләр җитмәгәнен ачыкладык. Без мәгълүмат агентлыгындагы журналист ничек эшләргә тиешлеген аңладык. Сезгә зур рәхмәт! Тагын килегез», – диде Тамара Ачба.
«Теләсә нинди альтернатив караш та яхшы. Син яхшы эшли дә аласың, әмма бу агымда барганда, кемдер килеп, «Нәрсә эшләгәнеңне кара әле?» дип әйтүе мөһим. Яхшымы, начармы – тәнкыйди караш кирәк. Яхшы икән – куанасың, тәнкыйть икән – төзәтәсең. Бу – елга бер генә түгел, аралашулар циклы булсын иде», – диде Аслан Зантария.
«Күңелгә якын кешеләрнең килүе рәхәт. Сез коллективка килгәч, һәрвакыт безнең белән булган кебек иде. Безнең шунда ук дусларча мөнәсәбәт урнашты, сезнең киңәшләрегезне истә тотарбыз», – диде Лана Цвижба.
«Мондый очрашулар, мондый хезмәттәшлек безне үстерә. Сез оператив эшләү кирәклеген сөйләдегез, нәрсәгә игътибар бирергә, укучыга кызык булсын өчен ничек язарга икәнен әйттегез», – диде Эльвира Горзолия.
Аманда Касландзия: «Бу хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе дәвамлы булыр, без Казанга килеп тә өйрәнә алсак иде», – дигән теләк белдерде.
«Безнең газеталарның бай тарихы бар. «Апсны» газетасына киләсе елда 105 ел тула. Алар өлкән булса да, сораулар бар – заман белән бергә атлау. Без «Татмедиа» белән булган килешүдән файдаланып, белгечләрне чакырырга булдык. Минемчә, газеталарның бизәлеше буенча сораулар бар, кирәкле белгечне чакырдык. Мәгълүмат агентлыгына оештыру мәсьәләләре буенча белгеч кирәк. Безнең кирәкле тәҗрибә юк, шуңа да без сезне чакырырга булдык», – диде Роберт Джопуа.
«Сезнең килүне бик яхшы дип бәялим. Үз казаныңда кайнагач, нәрсәгәдер күнегәсең, стереотиплар барлыкка килә, үз гаеп-кыекларыңны күрмисең. Башка төбәкләр яңа технологияләрне ничек кертә икәнлеген белү мөмкинлеге бик юк, без, элекке буын буларак, яңа технологияләрне бик белеп тә бетермибез. Мин бик кызык әйберләр күрдем, яңа идеяләр туды. Сезгә зур рәхмәт!» – диде мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Манана Гургулия.
Коллегалар белән очрашуны, сәяхәтләрне оештырган «Апсныпресс» журналистларына һәм «Апснымедиа» җитәкчесе Роберт Джопуага зур рәхмәтемне белдерәм.