Студент Газизов уйга батты. Нишләргә? Менә ул тиздән дипломлы укытучы булыр, ә туган авылына кайтырга аның бер генә дә теләге юк. Уку дәверендә Казанга бик нык күнекте шул ул! Монда күңелеңә охшаган бар нәрсә дә бар – төнге клублар, парклар, сәүдә үзәкләре, хәтта музейлы театрларына хәтле... Аннан соң кемнәр генә яшәми! Депутатлар, артистлар, җырчылар, шагыйрьләр – барысы да авылдан чыккан!
«Шагыйрьләр, шагыйрьләр...» дигән уй җәелеп китте Газизовның башында. – «Мин дә бит мәктәп стенгазетасына шигырьләр язгалый идем, директорның да мактап алгалаганын хәтерли... Менә тотам да шагыйрь булам».
Атна-ун көн узды микән, ул берничә баллон сыра сатып алып, тулай торактагы дусларына шигырьләрен укып күрсәтте. Тегеләрнең шаккатудан күзләре маңгайга менде. Бигрәк тә кызларныкы. «Редакциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк!» дигән карарга килде ул.
«Шәһәр яңалыклары» газетасының редакциясендә яшь шагыйрьнең һаваланып шигырь укуына бик исләре китмәде – шигырьләрен кире үзенә кайтардылар.
– Бик борчылма, уңышсызлыклар иҗатчының рухын ныгыта гына! – диделәр дуслары. – Анда аларның үз мафиясе... Син хәтта бөекнең үзеннән дә уздырып язасың... – дип, җирле классик шагыйрьнең исемен атадылар.
– Бу яхшы идея! – диде дә Газизов, маңгаена кулы белән чәпелдәтеп куйды.
Озак та үтмәде, яшь талант «Кичке шәһәр» газетасы редакторының кабинетында утыра иде.
– Мин тегеннән... – һәм танылган бөек исем-фамилияне атады.
– Бик хуш, – дип куанычын яшермәде редактор.
– Безнең хөрмәтле мэтр үзе килә алмады – бик әһәмиятле вә дә җитди командировкада... Менә сезгә шигырьләрен тапшырырга үтенде... – Газизов аңа күк төстәге конвертын сузды.
– Бик тә куанып, бик тә... – сөенеченнән балкып әйтте бу сүзләрен редактор.
Газизов тиз генә икенче конвертны сузды – монысы – ак.
– Бусында минем шигырьләрем... – диде ул уңайсызланыбрак. – Шагыйрь абзый боларына да зур игътибар итәргә кушты...
Ак конверттагы шәп дип аталган шигырьләр редакторны әллә ни шаккатырмадылар. Ә менә күк конверттагылары сокландыргыч иде.
– Нинди талант! Нинди тирәнлек! Болар бит Тукай, Дәрдмәнд белән чагыша...
Күк конверттагы шигырьләр шундук «Мәңгелек шигъри юллар» сәхифәсе астында бирелделәр. Икенче көнне, әле генә чыккан газетаны тотып, яшь шагыйребез редактор кабинетында пәйда булды.
– Гафу итегез, – дип башлады ул сүзен дерелдәгән тавыш белән. – Мин конвертларны бутаганмын... Күк конверттагысы минекеләр иде...
Редактор катып калды.
– Сез борчылмагыз инде. Минем сезгә үпкәм юк... Искәрмә генә бирегез, янәмәсе, «Мәңгелек шигъри юллар» сәхифәсендә Газизов шигырьләре басылган...
Төзәтмәне бирделәр. Газизов теләгенә иреште. Аның шигырьләрен бастылар. Хәзер ул шундый җыентыклар белән редакцияләргә йөри, әкренләп танылган шагыйрьгә әверелеп бара, ни дисәң дә, аңа бит әдәбият алласыдай саналган даһи Үзе фатихасын биргән. Әлбәттә, туган якларына кайту турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә шулай да, туган авылы музеенда аңа – талантлы якташларына багышланган аерым зур урын әзерләнә. Ни әйтсәң дә, ул бит аларның үзләрен Казан хәтле Казанда зурлаячак...