Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абрикостан кайнатма, пирог, ширбәтле абрикос рецепты

news_top_970_100
Абрикостан кайнатма, пирог,  ширбәтле абрикос рецепты

Абрикос сезонында татлы ризыклар ясап калырга кирәк. Бу матур, тәмле, авызда эреп китә торган кайнатманы ясауда бөтен гаилә катнаша ала. Балалар юылган абрикосларны уртага ярып төшләрен алырга, шулай ук төшләрне ватып чикләвеген дә җыярга бик теләп ризалашачак. Әниләргә банкаларны һәм капкачларны юып, әзерләргә кала.

Бу кайнатма белән чәй эчүдән бер кунак та баш тартмаячак, күчтәнәчкә дә – менә дигән!

Абрикослы-чикләвекле кайнатма рецепты. Кайнатма өчен бераз катырак һәм ваграк абрикос җимешләрен сайлап алырга кирәк. Алар төшләрен алганда һәм кайнатканда да бөтен килеш калачак.

Шулай итеп, 1 кг җимешкә 1 кг шикәр комы салабыз да, согы бүленеп чыкканчы калдырабыз, ара-тирә болгаткалап алырга була. Аннары әкрен утта 5 минут кайнатырга, өстен җыярга кирәк. Кайнатманы сүндерергә һәм суынганын көтәргә.

Икенче тапкыр кайнатырга җыенганда, кайнатмага төштән алынган чикләвекләрне салырга, саклык белән генә болгатырга да, 2 минут кайнагач сүндерергә.

Кайнатманы банкаларга тутырып салкын урынга куярга.

Фото: © Гөлүзә Василова

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан абрикос белән әфлисун кайнатмасы рецепты.

Кайнатма өчен 2 кг абрикос, 750 грамм әфлисун (4 данә), 1 лимон, 1 кг шикәр комы кирәк булачак.

Бөтенесен юып, кисеп (кабыгы белән) иттарткычтан чыгарырга.

Вареньеның шикәре эреп беткәнче болгатырга, ягъни узганда-барганда болгатып китәргә.

«Иң мөһиме – әфлисун белән лимонның орлыгы кермәсен, ул керсә – ачысы керә дигән сүз. Бик тәмле кайнатма булачак», – дип язган җырчы.

Фото: © Гөлүзә Василова

«Татар ашлары» социаль төркеменнән абрикослы пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Пирог өчен: 120 г май, 40 мл сөт, 3 йомырка, 165 г шикәр комы, 1,5 бал кашыгы көпшәкләндергеч, абрикос, 150 г он.

Пешерү тәртибе: Майны чәнечке ярдәмендә изәргә һәм шикәр комы белән бутарга. Әлеге катнашмага берәмләп йомырка өстәргә. Шуннан соң, сөт салырга һәм он белән көпшәкләндергеч кушарга. Тыгызрак камыр килеп чыгарга тиеш.

Абрикосларны урталайга кисәргә, төшләрен алырга. Табаны яхшылап майлаганнан соң, камырны җәяргә. Камыр өстенә абрикос тезәргә. Пирог 180 градус кызулыкта пешә.

Пирог суынгач, өстенә шикәр оны сибәргә була.

Аш-су блогеры Кадрия Ишмурзина «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә ширбәтле абрикос рецептын тәкъдим итә.

Ингредиентлар: 1 кг төше алынган абрикос, 0,5 кг шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы һәм су.

«Катырак абрикосларны юып, урталай бүләсе. Банкаларны парландырып (стерилизовать) алгач, абрикосларны тутырып, өстенә кайнар су коярга.15 минуттан суны савытка бушатып, кабат кайнатып, банкаларга салырга. Яңадан 15 минуттан суны тагын савытка бушатып, шикәр комын һәм лимон кислотасын салып кайнатырга куярга. Кайнап чыккан ширбәтне банкаларга салып капкачын ябарга һәм астын өскә каплап куеп суынганчы тотарга», – дигән ул.

Фото: © Кадрия Ишморатова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100