Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Абрикослы-чикләвекле кайнатма рецепты

news_top_970_100
Абрикослы-чикләвекле кайнатма рецепты
Гөлүзә Василова

Бу кояшлы, матур, искиткеч тәмле, авызга кабуга эреп китә торган кайнатманы ясауда бөтен гаилә катнаша ала. Балалар юылган, бераз кипшеткән абрикосларны уртага ярып төшләрен алырга бик теләп ризалашачак, ә йорт хуҗасы ул төшләрне ватып чикләвеген җыя ала. Әниләргә банкаларны һәм крышкаларны юып стерилизацияләргә кала.

Кайнатма өчен бераз катырак һәм ваграк абрикос җимешләрен сайлап алырга кирәк. Алар төшләрен алганда һәм кайнатканда да бөтен килеш калачак.

Ә төштән чыккан чикләвекләрне кабып карарга кирәк, алар әче булса, кайнатмага кушмау хәерлерәк. Минем очракта чикләвекләр сусыл һәм тәмле иде.

Шулай итеп 1 кг җимешкә 1 кг шикәр комы салабыз да согы бүленеп чыкканчы «тынычлыкта» калдырабыз. Аннары әкрен утта өстендә 5 минут кайнатырга, өстен җыярга кирәк. Кайнатманы сүндерергә һәм суынганын көтәргә.

Икенче тапкыр кайнатырга җыенганда, кайнатмага төштән алынган чикләвекләрне салырга, саклык белән генә болгатырга да, 2 минут кайнагач сүндерергә.

Кайнатманы банкаларга тутырып салкын урынга куярга.

Бу кайнатма белән чәй эчүдән бер кунак та баш тартмаячак, ә күчтәнәчкә «кыстырып» барган очракта хуҗалар бик шат булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100