news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Абрикос кайнатмасы (рецепт)

Абрикос кайнатмасы рецептын тәкъдим итәм. Бу кайнатма белән чәй эчүдән бер кунак та баш тартмаячак, күчтәнәчкә дә - менә дигән!

news_top
Абрикос кайнатмасы (рецепт)

Кайнатма өчен: 1 кг җимеш, 1-1,2 кг шикәр комы (җимешнең баллылыгына карап салына).

Эш тәртибе: Кайнатма өчен бераз катырак һәм ваграк абрикос сайлап алырга кирәк. Алар төшләрен алганда да, кайнатканда да изелеп бетмәячәк. Юылган җимешләрне урталай бүләргә, төшләрен алырга, аннары төшләрне ватып чикләвеген алырга.

Абрикоска шикәр комы салып болгатып куярга, согы чыкканчы тотарга. Аннары сүрән утта 5 минут кайнатып алырга, күбеген җыярга, сүндерергә һәм суынганын көтәргә. Икенче тапкыр кайнатканда төштән алынган чикләвекләрен салырга, сак кына болгатып 2 минут кайнатырга.

Кайнатманы банкаларга тутырып салкынча урынга куярга.

Тәмле булачак!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар