Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриевтан «тотып карау» турында шигырь: «Йомшаклары була, катылары туры килгәли»

news_top_970_100
Әбри Хәбриевтан «тотып карау» турында шигырь: «Йомшаклары була, катылары туры килгәли»
"Татар-информ" архивы

Әбри Хәбриев социаль челтәрләрдә билгесез авторның «тотып карау» турында бер кызык шигырен укыган.

«Кызыктыңмы, тотып кара», – диеп,

Бабай әйтә иде электән.

Шуның өчен, ничә еллар буе,

Тотып карап инде күнеккән.

Мин бүген дә шулай иттем аны,

Ике куллап кысып учыма.

Уйдан үтте назлы кичерешләр,

Әйтерсең лә күңел очына.

Йомшаклары була аның хәйран,

Катылары туры килгәли.

Җаның теләп тик тотарга булсын,

Аерма юк безгә әллә ни.

Белү өчен чып-чын кыйммәтлеген,

Тоту кирәк алдан, арттан да.

Әгәр инде ошап бетми икән,

Кит калдырып, күңел кайтканда.

Бер мин генә түгел икән әле,

Минем сыман күпләр тоткалый.

Иң беренче тотып карау кирәк,–

Тормыш икән, бар да булгалый.

Ни әйтерләр, диеп борчылмагыз,

Җае чыкса, сез дә тотыгыз.

Үкенергә аннан һич язмасын,

Сүрелмәсен дәртле утыгыз!

Яхшы беләм тоткалауның рәтен,

Кешеләрдән күреп җайладым.

Биш-алтыны тотып карадым да

Иң «эсвежи» батон сайладым.

Әбри бу шаян шигыре белән дусларының кәефен күтәргән. «Шундый тәмле итеп сөйләдең», «Сөйләп тә карыйсың инде, Әбри. «Бишле» дневникка», – дип алып баручының күңелен үсендергән алар.

«Мин бүтән тотуны уйлап, хисләнеп, хыялланып утыра идем. Обломал син, ә», – дип елмаюлы смайллар калдырган Әсхәт Дөбер-Шатр.

Бер ханым юмор остасының шигыренә шигъри җавап калдырган.

«Беренче кат егет тоткан күкрәк

Күлмәк эчендә дә оялды.

Шул хисләрне эзлим, таба алмыйм.

Әллә кая китеп югалды», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100