«Авторын белмим», – ди Әбри һәм бер шигырь сөйли.
Колак очы белән ишеттем мин –
Әллә ничек булды, уңайсыз.
Бер ир-аттан сорады бер хатын:
«Сез көненә күпме куясыз?»
Уйга калды мужик. Ашыкмыйча
Бу сорауга җавап эзләде.
Алдаласам, тотылмаммы, диеп,
Мөлдерәмә тулды күзләре.
«Кайсы көнне өчне генә куям,
Көне белән дүртәр, бишәрне.
Алты, җиде, сигез, тугыз була,
Унга кадәр юк шул җиткәне».
«Кара аны. Тугызарны куя –
Калган ирләр берне куйганда».
Чын күңелдән сөендем мин шулчак,
Көчле ирләр бар, дип, дөньяда.
Әле киңәш сорамакчы идем –
Моның өчен нәрсә эшләргә?
Йомырканы күбрәк ашаргамы,
Яки берәр матдә эчәргә?..
...Китеп бардым, алмый игътибарга,
Мин бит түгел гайбәт җыючы.
Вакыйганың герое ул кеше –
Булып чыкты ишек куючы.