Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриевның юллар турында җан авазы: «Ямаулык өстенә ямаулык салып тик торалар»

news_top_970_100
Әбри Хәбриевның юллар турында җан авазы: «Ямаулык өстенә ямаулык салып тик торалар»

Әбри Хәбриев социаль челтәрләргә видео урнаштырган. «Җан әрнүе» дип аталган әлеге видеода артист үзе яши торган «Салават күпере» торак комплексындагы юллар проблемасын күтәрә. 

«Түбәндәге эчтәлектәге видео куеп карыйм әле. Күпме карау җыяр икән? Бераз четерекле мәсьәлә турында сөйләячәкмен. 

Белгәнегезчә, Залесный бистәсеннән ТЭЦ урамына кадәр юлларны киңәйтеп, 4 полосалы итеп ясадылар. Искиткеч шәп юл, чыгуы-керүе җан рәхәте, тик, руслар әйтмешли, бер «но» бар – бу «бәхетле» хәрәкәт ТЭЦ урамына кадәр генә бара. Аннары ул 4 полоса 3кә кала, әТЭЦ урамында 1 тасмага кала. Менә кичке 6-7ләр тирәсендә шушы 3 тасмадан машиналар киләләр дә, менә шулай 1 юлга кереп кысылалар. Мондагы бөкене күрсәгез, мондагы бөкене күрсәгез! 

Хәерчегә якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый, диләр бит. Безне инде, автомат рәвештә хәерчегә кертеп, 2018 елдан бирле шушы юлга ямаулык өстенә ямаулык салып тик торалар. 5 ел була түгелме соң инде быел?! Бу юлның начарлыгын күрсәгез... Ун минутлык араны ярты сәгать кайтабыз.

Шәһәребез җитәкчесе Илсур Метшин сүзләренчә, Нурихан Фәттах урамын киңәйтү проекты әзер, тик аңа акча юк икән. Кая китте икән алар? Кайчан булыр икән алар? ТЭЦ урамына кадәр ясадык, калганын үзегез карарсыз, дигәннәрдер инде безгә», – дип сөйләгән Әбри Хәбриев.

«Әбри, ул юлларда йөреп, машина гына түгел, үзем дә тарала башладым»;

«Актуаль проблема. Көн дә шунда утырам, 2 тукталыш араны 30-40 минут үтәбез»;

«Ярты сәгать кенә булса, ярый әле ул. ТЭЦ тирәсендәге бөкегә эләксәң, сәгатьтән артык кайтасың»;

«Җанга төшкән проблема турында сөйлисең. Шул юлларда йөреп, бөтен нервылар бетте инде»;

«Сезнең юлларга әле ямаулык салалар. Безнең Авиатөзелеш районында анысы да юк, юллар бомба төшкән сыман, йөрерлек түгел», – дип зарланган башкалар да.

Усал телле бер язылучысы Әбригә: «Ошамаса, йөрмә», – дип комментарий язып калдырган. 

«Ни дип җавап бирим икән сезгә? Каты бәреләсем килми. Әле матур итеп җавап кайтарган очракта да начар булып калуым бар. Шунда яшәгәч, йөрми булдыра алмыйм», – дип аңлаткан аңа артист әлеге ситуацияне. 

«Ярар, сабыр ит, Әбри Хәбриев, аның каравы, фатирың бушка булган. 30ар ел түлисең юк. Син бит йорт та төзеп ятасың бугай», – дип төрттергән икенчесе. 

«Кем бушка диде? Биргәннәр, ди. Ипотека түлим мин дә», – дип җавап кайтарган аңа Әбри. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 март 2023
    Исемсез
    бу томана биомассага бер властьтэ булыйшмыячак, мондый эшэке, надан халык бер кая да юк. Интегеп яшэсеннэр хэерчелэр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100