Юмор остасы Әбри Хәбриев (чын исеме Данияр Хәбриев) хатыны белән берлектә инстаграм битенә шаян видео урнаштырган.
Видеода хатыны Гөлчәчәк ирен араларында романтика бетүдә гаепли:
- Әтисе, бу төзелеш белән безнең арада романтика бетте, романтика җитми миңа, романтика, – ди ул, иренә карап.
Әбри Хәбриев моны ишеткәч, «хәзер була сиңа романтика, хәзер» дип баскычтан төшә һәм Гөлчәчәк белән «зур чүлмәк» ясый башлый. Бу шундый романтик күренеш булып тоелса да, чынында алай ук килеп чыкмый шул. «Зур чүлмәк»ләре бетонболгаткыч булып чыга. Моны видеода карый аласыз: