Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев Илсөя Бәдретдиновага бик кирәкле бүләк ясаган

news_top_970_100
Әбри Хәбриев Илсөя Бәдретдиновага бик кирәкле бүләк ясаган
"Татар-информ" архивы

Бер туйда Илсөя Бәдретдинова белән Әбри Хәбриев бергә эшләгәннәр. Шунда Әбри Илсөягә файдалы вә кирәкле бүләк ясаган.

Ул, Илсөяне кочаклап:

«Син – 90 нчы елларның матурлыгын, бөтен гүзәллеген, зәвыгын, көнкүрешен күреп үскән кеше», – ди.

«Динозавр», – дип көлдерә җырчы.

«90 нчы елларда әбиләр безнең киемнәргә нәрсә тегеп куялар иде?» – дип сорау бирә Әбри Хәбриев.

«Ботак, миләш ботагы», – дип җавап бирә җырчы.

«Менә сиңа карыйм да ничә ел сокланам. Күзләр тиясен күрмәсен дип, миләш ботагы бүләк итим әле», – ди Әбри һәм җырчыга җимешләре кызарган миләш ботагы бирә.

Видеода күренгәнчә, Илсөя Бәдретдиновага бүләкне зурлап кабул итә, кочаклап, рәхмәтен дә әйтә.

Җырчының язылучыларына да кызык булган бу сөйләшү, смайликларны мулдан калдырганнар.

«Шәп манчыдың, Әбри», «Үтердегез көлдереп, бу миләш ботагын тагып чыксаң, кая күз тисен инде» кебек комментарийлар да бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2022
    Исемсез
    бигерэк ямсез хатын, женем сойми шуны
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100