Юморист, пародист, сүз остасы, шигырьләр һәм көйләр язучы, автор-башкаручы, җырчы Әбри Хәбриев хатыны өчен үзенчәлекле котлау яздырган.
«Бүген минем элек йөргән кызның туган көне. «Бывший» булса да, бүгенге көндә дә аралашып, дус булып яшибез. Элек йөргән кызым булса, бүген ул – сөяркәм, сөяркә генә түгел, карават дустым һәм хатын...» – дип сөйли ул.
Аннары Әбри аш бүлмәсенә чыгып хатына бүләк тапшыра һәм «яратам» ди.
Комментарийларда күпсанлы котлаулар калдырганнар. Шулар арасында «минем йөри торган егетем дә сездән үрнәк алса иде» дигәне дә бар.