Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев Рифат Зариповка бик сирәк очрый торган әйбер бүләк иткән

news_top_970_100
Әбри Хәбриев Рифат Зариповка бик сирәк очрый торган әйбер бүләк иткән
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы Әбри Хәбриев Рифат Зариповның Казанда узган концертына килеп, җан дусты һәм төркемдәшенә бик сирәк очрый торган бүләк тапшырган. 

«Һәр сәхнәгә менгән кеше сиңа бүләк бирә бит инде. Ә бүләк инде ул үзенчәлекле, кабатланмас яки сирәк очрый торган булырга тиеш. Узган ел мин сиңа портертыңны ясап биргән идем. Быел инде портретның кирәге юк. Бу бүләкне мин бик озак эзләдем. Чөнки ул әйбер хәзер бер җирдә дә юк. Тик: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», -  ди бит татар халкы.  Менә сиңа бер килограмм шикәр, бер килограмм карабодай һәм үзең музыкаль кеше булгач, бер килограмм борчак. Пакеты бушка», – дип, бер-бер артлы күчтәнәчләрен чыгарып биргән Әбри. 

«Рәхмәт, Рифат, бик шәп концерт, бик әйбәт бара. Ахырга кадәр утырам, Аллаһы бирса, иң каты кул чабучыларның берсе мин», – дип дустын мактарга да онытмаган. 

Әбринең бер виртуаль дусты: «Кәгазь дә тыгасың калган, Әбри», – дип комментарий калдырган. «Әйе шул, анысы карабодай ише генә түгел, мең сумнан да артык бит», – дип җөпләп куйган тагын берсе. 

 

  

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100