Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев кызын 1982 елда алынган коляскада йоклата: «Оныкларны үстерергә дә җитәчәк»

news_top_970_100
Әбри Хәбриев кызын 1982 елда алынган коляскада йоклата: «Оныкларны үстерергә дә җитәчәк»
видеодан скриншот

Әбри Хәбриев хатынының туган авылында 1982 елда ясалган коляска тапкан. Коляска әле дә менә дигән итеп йөри, тузмаган, таушалмаган. Артист кечкенә кызы Хәлимәне саф һавада шул коляскада тирбәтеп йоклата.

«1982 елда җитештерелгән, бабайларга Куныр авылы колхозы тарафыннан бүләк ителгән, хатынның апасын, хатынны тәрбияләп үстергән, атынчыклы коляска. Бер җире дә ватылмаган. Тутыккан җирләре генә бар, ләкин хәрәкәтләнә. Тормозына хәтле бар», – дип күрсәткән артист колясканы.

«42 ел», – дип кушылган аңа тормыш иптәше.

«Моның белән ташлы җирдә йөрергә куркыныч. Ләкин авылда бер дигән. Моны әле бер яхшылап буяп та куйсаң, өр-яңа була. Әле җәйге варианты да бар», – ди Әбри.

«Вәт элек техниканы ясый белгәннәр! Хәзергеләре максимум 3 елга җитә»;

«Әле бу сезне оныкларны үстерергә дә җитә! Молодцы, саклый белгәннәр!»;

«Минем 3 балам да шундый импортный коляскада үстеләр»;

«Бездә дә бар бу коляска. Ирем үскән, хәзер безнең балалар үсә», – дип комментарийлар калдырганнар пост янында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100