news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлия Вәлиәхмәтова иреннән аерым йоклауның рәхәте турында: «Бер-береңә «кунак»ка йөрисең»

news_top
Гөлия Вәлиәхмәтова иреннән аерым йоклауның рәхәте турында: «Бер-береңә «кунак»ка йөрисең»
Фото: видеодан скриншот

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында бизнесвумен, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев блогерның элек биргән интревьюларында ире белән аерым йоклавы, «төн ул – йоклар өчен» дип җавап бирүен искәрткән.

Гөлия бер сорауга: «Төн ул – йоклар өчен. Белмим, сез нәрсә эшлисездер?» – ди. Шуннан әңгәмә «төн» темасына кереп китә.

Бер-береңне кочаклап йоклау?

Мин кочаклап йоклый алмыйм. Сулыш тавышын да ишетәм. Мин шунда ук уятам: «Марат, борылып ят, Марат, сулама...»

Маратны куып чыгардыңмы, үзең чыгып киттеңме?

Менә хәзер без йорт салып чыктык бит инде. Анда һәрберебезнең йокы бүлмәсе бар.

Ә ир белән хатын арасында була торган нәрсәләр?

Алар бар бит инде. Бер-береңә «кунак»ка, «свидание»га йөрисең. Ул тагын да кызыклырак.

Ә-ә-ә, карале, кызык бит, әйбәт фикер бу. Мин дә яңа йортта 2 йокы бүлмәсе ясап куям.

Кешеләр төрле бит инде, кемдер кочакланышып йокларга ярата. Ул да нормаль. Менә миңа шулай кирәк. Әле мин кап-караңгы һәм салкынча булганны яратам. Тәрәзәне ачып куеп йоклыйм. Марат бөтенләй башкача йоклый. Аңа якты булсын, җәй көне дә юрганга төренеп ята.

Кызык фикер булды бит әле бу. Берең – бер, икенчең икенче бүлмәдә. Бер-береңә запискалар язасың, шул сәгатьтә көтәм, очрашабыз,дип. Карале, күңелле! Миңа калса, сезнең мондый мөнәсәбәтләрегез – романтиканың бер элементы инде ул.

Ул психология буенча да дөрес. Мөнәсәбәтләрне, гаиләне ныгыта торган алым булып санала.

Без бит инде электән ияләнгән: ир белән хатын бергә йокларга, бер бүлмәдә булырга тиеш. Монда – үзенә күрә «ролевые игры», минсиңайтим!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар